Татарстанның Мөслим авылында бүген фаҗига булган. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең МАКС каналында хәбәр итүләренчә, бер катлы кирпеч йортта янгын чыккан. Янгын мәйданы 80 квадрат метр булган.
Янгын сүндерүчеләр 40 яшьлек хатын-кызның гәүдәсен тапкан. Фаразлар буенча, янгын электр чыбыгында кыска ялганыш сәбәбле чыккан.