Җырчы Фирдүс Тямаев төркемендә эшләүче, махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләргә һәрдаим гуманитар йөк ташучы Рүзәл Минһаҗев якташы – Мөслим районы егете Илнурның һәлак булуы турында хәбәр итә.
«Егерменче тапкыр юлга чыктык...
Егерменче сезон...
Кулларыңны кысып, посылкаңны бирермен, дип хыялланып бардым...
Барып җиттек, сине таптык, кулларыңны кыстым...
Син генә күкләргә киткәнсең шул, дустым...
Бүгенге белән мәңгелек арасында – бер адым...
Бәхил бул, Шабаем... Үзең ятим идең, дөньяны ятим калдырдың... Йөрәк телгәләнә... Күңел теткәләнә...» – дип язган ул.
Рүзәл Минһаҗев дустына багышлап шигырь юллары да иҗат иткән.
«Бу елгы җәй килде көзем кебек,
Торды ул гел ачы сагыштан…
Тормыш юлым шуны аңлатты күк,
Югалтулар кыйммәт табыштан…
Кара идең, кара малай идең,
Карамалы иде төбәгең...
Елмаючан булды синең караш,
Яшим, диеп типте йөрәгең...
Син дөреслек белән сөрдең гомер,
Ялгышлардан син гел сагайдың...
Мөслимемнең син шатлыгы булдың,
Син Шабае идең Шабайның...
Күчтәнәчем тотып сиңа килдем,
Бер кысармын, диеп, кулыңны...
Кулың кыстым, тик, нигәдер дустым,
Тоялмадым йөрәк җылыңны...
Катып калдым, уйга башым салдым,
Калды тагын ниләр күрәсем?!
Кысты йөрәк, килде шунда кинәт
Яннарыңа ятып үләсем...
Тормыш, тукта, салдың безне утка,
Җирләр калды улсыз, агайсыз...
Йолдызсыз ай, айсыз булалмый күк,
Ничек яшәргә соң Шабайсыз...
Бушлык баскан тузан дөньясында,
Кояш алды безнең Ил нурын...
Ятим идең, безне ятим иттең,
Мәңгелеккә киттең, Илнурым...
Рәнҗи күрмә, әрнүләргә төрмә,
Хуш, бәхил бул, Шабай – Илнурым...»
Дустың Рүзәл.
28.08.24.
23.48.
Угледар