news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мөслим районында булган юл-транспорт һәлакәтендә үлгән кызның әнисе хастаханәдә вафат

Кичә Мөслим районында Volkswagen һәм KIA машиналары бәрелешкәннән соң 9 яшьлек кызның гомере өзелде.

news_top
Мөслим районында булган юл-транспорт һәлакәтендә үлгән кызның әнисе хастаханәдә вафат

Мөслим районында трассада булган юл-транспорт һәлакәтендә үлгән 9 яшьлек кызның әнисе хастаханәдә вафат булган.

Кичә көндез Татарстанның Мөслим районында Мөслим – Иске Сәет трассасында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган. 9 яшьлек кыз баланың шунда гомере өзелде. Трассада Volkswagen һәм KIA машиналары бәрелешкән. 

Республика Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматы буенча, Volkswagen машинасының 56 яшьлек йөртүчесе төп юлдан бара торган KIA машинасына юл бирмәгән. KIA машинасындагы 9 яшьлек кыз шунда ук һәлак булган. Шулай ук KIA машинасының 45 яшьлек йөртүчесе һәм бер пассажир, Volkswagen машинасындагы дүрт кеше төрле травмалар белән хастаханәгә озатылган. 

 KIA машинасындагы пассажир үлгән кызның әнисе булган. Кичә кичке сигезенче яртыда әни кеше дә үлгән. Хатын-кызга 43 яшь булган. 

Юл-транспорт һәлакәтеннән соң җинаять эше кузгатылган. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар