Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗинның улы өйләнгән

news_top_970_100
Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗинның улы өйләнгән

«Һәр ата-ана яраткан баласының гаилә кору мизгелен зур дулкынлану белән көтә! Бүген, «Гаилә елы»нда, улыбыз Рафаэль белән кызыбыз Элиза никахларын рәсмиләштерделәр!» – дип яза Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин телеграм каналында.

Гадәттә район башлыклары шәхси тормышлары турында, балалары турында мәгълүмат бирергә яратмасалар да, Мөслим районы башлыгы беркадәр искәрмә булып тора.

Альберт Хуҗинның укучылары күпсанлы «лайклар» һәм котлау сүзләре язган:

«Яшьләрне котлыйм! Бәхетле, тигез, озын гомер кичерергә язсын!»;

«Тирән картлыкларга кадәр тигез булып, бәхетле гомер итәргә язсын!»;

«Иң матур изге теләкләрем. Ике яклап та әти-әниләрен шатлыклы, куанычлы хәбәрләре белән сөендереп кенә торсыннар»;

«Котлы булсын яшьлек тантанасы,

Котлы булсын сөю хисләре.

Зур уңышлар белән алга илтсен

Сез барачак гомер юллары.

Тулып торсын бәхет чишмәсе,

Ташып торсын бәхет чиләге.

Озын гомер, саф мәхәббәт –

Барыбызның сезгә теләге», – дип шигырь юллары да язганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100