Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мөслим студентлары Лисичанскида яшәүчеләр өчен мич ясый

Салкын кышларда туңмасыннар дип, студент егетләр үз куллары белән мич ясыйлар.

news_top_970_100
Мөслим студентлары Лисичанскида яшәүчеләр өчен мич ясый
Мөслим район башлыгы Альберт Хуҗин
Мөслим муниципаль район сайты

Мөслим район башлыгы Альберт Хуҗин «ВКонтакте» челтәрендә үз битендә Мөслим политехника техникумы студентлары белән горурлануы турында яза.

Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин

Фото: © Мөслим муниципаль район сайты

Техникумда эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерүче егетләр Луганск Халык Республикасының Лисичанск шәһәре халкына ярдәм әзерлиләр. Салкын кышларда туңмасыннар дип, егетләр үз куллары белән мич ясыйлар.

Мөслим политехника студентлары мич ясый

Фото: © Вконтакте

«Тормыш табигате – бүлешү. Яктылык, су, җылылык, ризык – боларның барсын безгә табигать бирә. Без ни белән дә булса уртаклашканда, безнең күңелдә шатлык барлыкка килә. Безнең Мөслим политехник техникумы студентлары шулай ук өйрәнгәннәре белән уртаклашырга һәм Лисичанск халкына җылылык бүләк итәргә булдылар. Алар үз куллары белән 10 мич ясыйлар. Балаларыбыз – безнең горурлыгыбыз!» – дип яза Мөслим район башлыгы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100