Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мөслим Магомаев 1993 елгы әңгәмәсендә: «Әбием – татар. Миндә бик күп милләт каны ага»

news_top_970_100
Мөслим Магомаев 1993 елгы әңгәмәсендә: «Әбием – татар. Миндә бик күп милләт каны ага»
Салават Камалетдинов/архив

Азәрбайҗан һәм Россиянең халык артисты Мөслим Магомаев 1993 елда «Время» каналына биргән әңгәмәсендә үзенең килеп чыгышы турында сөйләгән булган. Интервьюларында ул үзен һәрчак азәрбайҗан милләтеннән булуын әйткән.

– Минем тамырларымда бик күп милләт кушылган. Кайчак бармакларны бөгә-бөгә саныйм да, санап бетерә алмыйм. Әбием – татар, әнием – ярым төрек, ярым адыгей, ярым рус, әтием, дәү әтиемдә чечен каны ага. Апам – поляк милләтеннән.

Мин әтинең бертуган абыйсында – Джамал Магомаевта тәрбияләнеп үстем. Табигый, безнең гаиләдә һәрчак рус телендә сөйләшәләр иде. Кайчак абый дәү әни белән азәрбайҗан, татар теленә күчеп сөйләшә иде.

Азәрбайҗаннарның: «Син телне белмисең», – диюләрен аңлап кабул итәм. Әдәби азәрбайҗан телен белмим, чөнки балачактан элитар мәктәптә укыдым, анда туган тел мәҗбүри укытылмады. Телисең икән, инглиз телен өйрәнергә мөмкин иде. Һәм, әлбәттә, игътибар инглиз теленә бирелә иде. Рус, итальян телләрендә җырладым. Интернационал булып туганмын инде.

Алай да, мин азәрбайҗан телендә җырлый алам. Миңа азәрбайҗан телендә нәрсә дә булса әйтәләр икән, бик яхшы аңлыйм. Сөйләшә дә алам. Ләкин минем телем шулкадәр «сынган», хәтта үз халкым алдында туган телемдә авыз ачып әйтергә дә оят. Азәрбайҗан телендә миннән бераз яхшырак сөйләшүче дусларым бар. Алар, нишләптер, оялмый. Ә мин оялам. Нәрсә турында сүз барганны аңласам да, һәрчак рус теленә күчәм. Сүз уңаеннан, азәрбайҗаннар үзләре дә рус сүзләрен кыстырып сөйләшә, – дип сөйли Мөслим Магомаев.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100