Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Москалькова кулга алынганнарны җәзаларга ярамаганлыгын әйтте

news_top_970_100
Москалькова кулга алынганнарны җәзаларга ярамаганлыгын әйтте
Фото: ombudsmanrf.org

Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова кулга алынганнарны җәзаларга ярамавын әйтте, дип яза ТАСС.

«Җинаятьчеләрне кулга алу бик кискен формада булуга һәм җинаять кодексы кулга алынуның зыян салып тормышка ашырылуы җаваплылык китерми икәнлегенә карамастан, кулга алынучылар һәм гаепләнүчеләргә карата җәза кулланырга ярамый», – диде ул.

Ул теләсә кайсы процессуаль-оператив гамәлләрнең закон нигезендә башкарылырга тиешлеген әйтте.

24 мартта Басман судына «Крокус»тагы терактта гаепләнүчеләрне алып килделәр. Аларның битләрендә күпсанлы кара көйгән эзләр бар. Берсенең колагы киселгән, икенчесе каталкада. Кремль вәкиле Дмитрий Песков шикләнелеп кулга алынган кешеләрнең бу травмалары турындагы сорауны җавапсыз калдырды.

МЧС терактта һәлак булган һәм кем икәнлеге ачыкланган кешеләрнең исемлеген чыгарды. Аның белән ведомство сайтында танышырга мөмкин.

Хәзерге вакытта «Крокус» концерт залын чистарту дәвам итә. Янгын вакытында температура бик югары булу сәбәпле, кайбер кешеләрнең җәсәдләрен табу бөтенләй мөмкин түгел, ди коткаручылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100