Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мошенниклар ничек алдый: соңгы арада чыккан ысуллар

“Татар-информ” агентлыгы, Роспотребнадзор булышлыгы белән, мошенникларның иң популяр хәйлә ысулларын барлады һәм алардан саклану өчен киңәшләр тәкъдим итә. 

news_top_970_100
Мошенниклар ничек алдый: соңгы арада чыккан ысуллар

Роспортребнадзорга мөрәҗәгать юллау өчен терминнар белергә, махсус белемнәргә ия булырга кирәкми. Ирекле формада гариза язып аны ведомствога җибәрү дә җитә.

Өегезгә чит кешеләрен кертмәгез

Әгәр үзләрен Горгаз хезмәткәрләре дип атаган чит кешеләр ишек кага икән, аларны өегезгә кертергә ашыкмагыз. Гадәттә бу оешма йортта яшәүчеләрне тикшерү турында алдан кисәтә. Шуңа күрә шалтыратып, сезгә чыннан әлеге хезмәт эшчеләре килгәнме икәнен ачыклый аласыз.

Һичшиксез килешү төзегез

Нәрсә генә сатып алсагыз да килешү төзергә кирәк. Кибеттә – чек, ә хезмәт күрсәтү алганда – килешү. Анда бәясе, компаниянең тулы атамасы һәм адресы, барлык хезмәт күрсәтүләр исемлеге һәм теркәлү мәгълүматлары күрсәтелгән булырга тиеш.

Сыналган сатучылардан гына алыгыз

Басымга бирешмәгез һәм документларга кул куярга ашыкмагыз. Башта туганнарыгыз белән киңәшү һәм охшаш товарлар базарын өйрәнү яхшырак булыр.

Интернеттагы бәяләмәләрне өйрәнегез

Товар һәм хезмәтне Интернеттан сатып алганда сатучының сайтын яхшылап карагыз. Әгәр текстта хаталар бар икән, бу шикләндерергә тиеш.  Моннан тыш, башка сатып алучыларның бәяләмәләре белән дә танышырга, сатучының контакт мәгълүматларын, атамасын, телефонын һәм адресын анализларга мөмкин.

Пенсионерлар – мошенниклар корбаны

Статистика буенча, пенсионерлар еш кына мошенниклар корбаны була. Чөнки алар ышанучан, бик хәбәрдар түгел һәм күп вакытлары өйдә уздыралар. Һәм нәкъ алар янына дәүләт оешмалары, мәсәлән, “Газконтроль” хезмәткәрләре рәвешендә намуссыз эшмәкәрләр килә дә инде.

“Газконтроль” дигән язулы яшьләр ишеккә кага, имеш газ җиһазларын тикшерә һәм 20-30 мең торучы газ анализаторлары сатып алырга тәкъдим итә. Ә кибеттә бу җайланмалар бер меңнән дә арзанрак тора”, - дип мисал китерде Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Трофимова.

Ул ялган хезмәткәрләрнең әйбер сатып алырга мәҗбүр итеп гражданнарга рухи басым ясавын да әйтте. Ә сатып алганнан соң тотылган акчаны кире кайтару һәм җинаятьчеләрнең эзенә төшү бик авыр булуын да сөйләде.

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсе мәгълүматларына караганда, 2018 елда нәкъ шушы юл белән алданган гражданнардан 239 шикаять килгән.

“Олы яшьтәге кулланучыларга мондый хәлгә эләкмәс өчен туганнары, балалары белән киңәшү яхшырак”, - дип аңлатты Марина Трофимова.

Роспотребнадзор мондый очракларда ишекне ачмаска һәм таныш булмаган кешеләрне фатирга кертмәскә киңәш итә. Бик үзсүзләнсәләр Горгазга шалтыратып белешергә була. Чөнки бу оешма һәрвакытта да тикшерү турында алдан кисәтә.

Сатып алыр алдыннан яхшылап уйлагыз

Үзләрен тәрәзәләр тикшерүче дип атаган оешма нәкъ Горгаз системасы буенча эшли.

“Бу кешеләр фатирга кергәч театраль тамаша башлана дияргә була. Алар фатирдагы тәрәзәләрне бик начар һәм аларны тиз арада алыштырмасаң җимерелергә мөмкин диләр”, - дип аңлатты Марина Трофимова.

Бу фирмалар бәяләрне бик нык күтәрә, ә документларга кул куйганнан соң акчаны кайтару бик авыр яки бөтенләй мөмкин булмый.

Сату-алу килешүе төзегәндә гражданнарның хокукларын бозу буенча идарәдә 118 мөрәҗәгать каралган.

Ведомство мондый очракларда килешүне җентекләп укырга киңәш итә. Ул һичшиксез язмача вариантта эшләнергә тиеш. Аны төзегән вакытта күрсәтелгән сумманы, оешманың тулы атамасын һәм барлык теркәлү мәгълүматларын карарга кирәк.

“Безнең фатирга кемнәр килә? Бу инде үзеннән-үзе уйланырга мәҗбүр итә, шәхсән минем янга килгән бу кешенең ихтыяҗы нинди”, - диде Роспотребнадзор Идарәсе җитәкчесе урынбасары.

Компания турындагы бәяләмәләрне укыгыз

Мошенниклык очраклары күпчелек фитнес һәм белем бирү өлкәсендә очрый. Килешүне имзалаганнан соң алар берьяклы тәртиптә эш вакытын һәм урынын үзгәртә, күрсәтелә торган хезмәтләр исемлеген киметеп яза башлый.

“Мәгариф үзәге” компаниясе белән нәкъ шундый хәл булды. Бу компания инглиз теле укыту буенча хезмәтләр тәкъдим итә һәм килешү төзегәннән соң адреслары, дәрес вакытлары үзгәрәгән. Әлбәттә, бу кулланучылар өчен һәрвакытта да уңайлы булмага. Безгә шундый 50 шикаять килде”, - диде Марина Трофимова.

Роспотребнадзорга шикаять түләүсез бирелә

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча, узган ел башыннан алып көнкүреш техникасы төзекләндерүгә карата шикаятьләр арткан. Монда мошенникларның эш схемасы болайрак: алар үз рекламаларын төрле социаль челтәрләрдә һәм матбугат чараларында урнаштыра. Сатып алучы мөрәҗәгать иткәннән соң аның өенә барып ремонт бәясен килешми генә ватылган әйберне алып китәләр. Ә кулланучы берничә мәртәбә артык түләп аны кире кайтара ала.

Шулай ук төрле “юридик фирмалар”да популярлык казанган. Алар сатучы һәм сатып алучы арасындагы нинди дә булса бәхәсле мәсьәләне чишү һәм шуның буенча Роспотребнадзорга мөрәҗәгать итү сылтавы белән ярдәм тәкъдим итә. Кулланучы белән зур суммага килешү төзиләр, дәүләт органына шикаять язалар һәм юкка чыгалар.

“Пенсионер ханым 3 мең сумга су өчен сыйфатсыз фильтр сатып алган. Мәсьәләне сатучы белән хәл итә алмыйчы юридик фирмага тагын 27,5 мең сум түләгән. Нәтиҗәдә бу мөрәҗәгать Роспотребнадзорга килде. Ул мөрәҗәгатьне түләүсез караячак”, - дип мисал китерде Роспотребнадзор Идарәсе җитәкчесе урынбасары.

Роспотребнадзор ООО “Лидер”, ООО “Сириус”, ООО “Аттента”, ООО “Прогресс” фирмаларына мөрәҗәгать итмәскә куша. Көнкүреш техникасын төзекләндерү өчен килешү төзегәндә аның бәясенә, хезмәтләр исемлегенә, оешманың атамасына һәм адресына игътибар итәргә кирәк.

Һәр сатып алуны, килешү төзүне ныклап уйлап эшләргә кирәк. Бу безгә кирәкме дип уйларга кирәк. Сатып алачак товарның бәяләр диапазонын өйрәнергә кирәк. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100