Мошенниклар студентларга стипендия теркәргә, тулай торакта урын алып калырга яки уку өчен түләргә тәкъдим итеп, шәхси мәгълүматларын урлый башлаган. Бу хакта «Татарстан 24» сайты яза.
Аферистлар фишинг сайтлары белән СМС-хәбәрләр юллый. Шул сайтта шәхси мәгълүматларны һәм стипендия күчерү өчен банк белешмәләрен язарга тәкъдим итә.
Ә телефоннан алар үзләрен деканат, кабул итү комиссиясе яки бухгалтерия хезмәткәрләре булып таныштырырга мөмкин.