Бүгенге көндә мошенникларның башка кешеләр исеменә кредит рәсмиләштерү очраклары киң таралган. Банклар, аеруча микрофинанс оешмалары, офиска бармыйча дистанцион рәвештә кредит алу мөмкинлеге тәкъдим итә. Күп вакытта гаризаны раслау өчен телефонга килгән СМС-код кына җитә. Бу хакта «Татар-информ»га юрист Александр Хаминский сөйләгән.
Аның сүзләренчә, паспорт мәгълүматларын табу мөмкинлеге булган намуссыз кешеләр яңа SIM-карта рәсмиләштереп, кеше исеменнән кредит ала ала. Кайчакта кеше үзенә кредит язылганын суд аша түләтү этабында гына белә.
Мондый хәлләрне булдырмас өчен, Хаминский шәхси мәгълүматлар белән бик сак эш итәргә, документларның күчермәләрен кая биргәнегезне билгеләп барырга киңәш итә. Шулай ук вакыт-вакыт үзегезгә рәсмиләштерелгән кредитлар бармы-юкмы икәнен тикшерергә кирәк.
«Моның өчен Кредит тарихларының үзәк каталогына сорау җибәрергә кирәк. Дәүләт хезмәтләре порталы яки Россия Банкының рәсми сайты аша дистанцион рәвештә мөрәҗәгать итәргә мөмкин», — дип аңлаткан юрист.
Аның сүзләренчә, әгәр кеше үз исеменә алынган, ләкин үзе алмаган кредит турында белсә, шунда ук кредит оешмасына һәм полициягә гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.
«Шулай да, мөгаен, ахыр чиктә суд аша кредитны өченче затлар алуын исбатларга һәм акчаларны сез алмавыгызны дәлилләргә туры киләчәк. Моннан тыш, 2025 елның 1 мартыннан россиялеләр өчен кредит бирүгә үз-үзенә чикләү кую мөмкинлеге бирүче закон гамәлдә булуын да истә тотарга кирәк», — дип йомгаклаган Хаминский.