news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мошенниклар халыкны QR-кодлар ярдәмендә алдый башлаган

news_top

Мошенниклар, Россия халкын алдау өчен, кабаттан QR-кодларны куллана башлаган. «Известия» газетасы мәгълүматлары буенча, аларны сканерлаганда, сылтама ялган йорт чатларына, ялган дәүләт ресурсларына яки коммуналь ихтыяҗларга һәм штрафларга акча күчерү өчен ясалган ялган битләргә алып керә.

QR-кодлар ахыргы URLны яшерә, бу – мошенникларга аларны һөҗүм өчен куллануны җиңеләйтә. Игъланнардагы кодлар «Telegram» аша авторизация таләп итә торган ялган сайтка алып бара, шуннан соң корбан аккаунтка керү мөмкинлеген югалта.

Мошенниклар подъездларга фишинг листовкаларын ябыштыру өчен курьерларны – еш кына чит ил кешеләрен яллый. Ә бу – законсыз гамәл, диелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар