Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мошенниклар кешеләрне алдау өчен йорт чатларын куллана башлаган

news_top_970_100

Мошенниклар алдауның яңа схемасын уйлап тапкан, моның өчен алар йорт чатларын куллана. Җинаятьчеләр «күршеләренә» үзләренә кирәкмәгән техника яки җиһазны бирергә тәкъдим итә, ә аннары язышуда фишинг сылтамаларын җибәрәләр. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгы материалларында хәбәр ителә.

«Аферистлар йорт яки район чатларында кирәкмәгән көнкүреш техникасын, мебельне бушлай алырга дигән тәкъдимнәр белән хәбәрләр урнаштыралар. Кызыксынган гражданнарны ышандырыр өчен, моны раслаучы фото яки видео җибәрелә», – дип хәбәр итә РИА «Новости».

Аныкланганча, очрашу алдыннан ялган «күрше» гадәттә әңгәмәдәшенә килешүне курьер аша гына рәсмиләштерә алачагын яза, шуннан соң мәгълүматларны тутыру өчен сылтама җибәрә. Чынлыкта исә бу сылтама аша кергән очракта, мошенниклар телефондагы шәхси мәгълүматларны урлау һәм түләү чараларына керү мөмкинлеген алалар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100