Мошенниклар шәхси мәгълүматларны һәм банк карталары реквизитларын кулга төшерү өчен Россия халкына грипптан соң «шифаханәдә бушлай тернәкләнү» узарга тәкъдим итә башлаган. Бу хакта Халык фронтының «Мошеловка» платформасы матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
Белгечләр сүзләренчә, җинаятьчеләр мобиль һәм өй телефоннарына, ешрак өлкән кешеләргә шалтырата. Сөйләшкәндә алар салкын тиеп яки грипп белән авырганнан соң кешегә бушлай тернәкләнү тиеш дип ышандыра, шулай ук мәҗбүри медицина иминияте полисы (ОМС) һәм СНИЛС мәгълүматларын раслауны сорый.
Шуннан соң мошенниклар иминият депозитын сылтау итеп, банк картасы реквизитларын сорарга яки «читтән торып консультация» алу өчен программа урнаштырырга тәкъдим итә. Чынлыкта исә, бу программа троян булып чыга.
Мошенниклар авырып алган кешеләргә мөрәҗәгать итә – салкын тиеп авыру сезонында кешеләр авырудан туя һәм «дәүләт программасы буенча бушлай тернәкләнү» вәгъдәләренә дә җиңелрәк ышана.
Белгечләр искәрткәнчә, ОМС буенча тернәкләнүне бары тик яшәү урыны буенча поликлиникада дәвалаучы табиб кына билгели ала. Гражданнарга телефон аша полис, СНИЛС һәм паспорт мәгълүматларын таныш булмаган кешеләргә тапшырмаска киңәш итәләр.