news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мошенниклар 75 яшьлек әбинең 18 миллион сум акчасын урлаган

news_top

Мәскәүдә пенсионер хатынны домофон ачкычларын алыштыру сылтавы белән 18 миллион сумга алдаганнар. Бу хакта ТАСС агентлыгы Мәскәү прокуратурасына сылтама белән хәбәр итә.

Ведомство мәгълүматлары буенча, 75 яшьлек хатын-кызга билгесез зат шалтыраткан, имештер, идарәче компаниядән. Ул ишекләрне һәм домофон ачкычларын алыштырырга кирәклеген әйткән, шуннан соң пенсионер хатын аңа СМС аша килгән кодны хәбәр иткән.

Шуннан соң, соң хатын-кызга «финанс белгечләре» тагын шалтырата, аның «Госуслуги» порталындагы аккаунтын ватулары турында хәбәр итә, салым хезмәтендәге шәхси счетны ашыгыч рәвештә яңартырга кирәклеген әйтә. Алдакчыларга ышанып, пенсионер хатын үзе үк җыелган акчалары турында сөйләп биргән, банктан акчасын алган һәм аны курьерларга тапшырган.

Җинаять эше кузгатылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар