Шәригать таләпләре буенча дөрес чалынган хайванның да кайбер өлешләрен мөселманнарга ашау катгый тыела. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Агып чыккан канны эчү һәм ризык әзерләгәндә куллану тыела. Башкача әйткәндә, каннан ясалган казылык һәм кан нигезендәге буягычлар, хайван тиешенчә суелган булса да, хәләл саналмый. Ә иттәге аз күләмдәге кан тамырлары агып чыккан канга керми. Хайван дөрес чалынган булса, мондый кан тамырлары булуда куркыныч юк», — дип аңлаталар комитетта.
Моннан тыш, хайванның түбәндәге әгъзаларын ашарга рөхсәт ителми:
- ир-ат һәм хатын-кыз җенес әгъзалары;
- орлык бизләре;
- бизләр;
- сидек куыгы;
- үт куыгы.