Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мөселманнарга кулич ашарга ярыймы?

news_top_970_100
Мөселманнарга кулич ашарга ярыймы?

Җырчы Венера Шәмиева социаль челтәрләрдә халык белән төрле темаларга еш аралаша, аларга үзенең төпле киңәшләрен җиткерә. Дини темага килгән сорауларның кайберләренә төрле дин әһелләре ярдәме белән җавап эзли. 

Христианнарның Пасха бәйрәме якынлашу сәбәпле, кибетләрдә куличлар сатыла башлады. Бер укучысы Венера ханымга мондый эчтәлектәге хат язган: «Мөселманнарга кулич ашарга ярыймы ул? Бик яратам шуны, чукындырылган түгел бит инде ул. Сезнең фикерне ишетәсе килгән иде».

Венера Шәмиева әлеге сорауны «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла Зиннәтуллинга юллаган. 

«Христиан бәйрәмнәрендә христианнар тарафыннан әзерләнгән ризыкларны ашарга ярамый», – дип җавап кайтарган әлеге сорауга Нурулла хәзрәт. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100