news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мөселманнарга гематоген ашарга ярыймы?

news_top

Гематоген – тимернең өстәмә чыганагы булган биологик актив өстәмә. Әмма ул мөселманнарга куллану өчен рөхсәт ителми. Ни өчен икәнлеген Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты үзенең сайтында аңлаткан.

Беренче гематоген Швейцариядә 1890 елда ук барлыкка килә, ул вакытта препарат үгез каны һәм йомырка сарысыннан торган микстурадан гыйбарәт була. Вакыт узу белән, аның составын һәм тәм сыйфатларын яхшырту максатыннан, гематогенны безнең өчен гадәти батончик формасында чыгара башлыйлар.

Гематоген составында альбумин рәвешендә тимер бар. Альбумин мөгезле эре терлекнең дефибринлаштырылган коры каныннан алына. Моннан тыш, гематогенга куертылган сөт, бал, аскорбин кислотасы, кокос вагы һәм, тәмне яхшырту максатыннан, башка өстәмәләр салалар.

Чынлыкта, Ул сезгә [шәргый юл белән ауда атылмаган яки суелмаган, үз үлеме белән] үлгәнне, [суйган вакытта чыккан] канны, дуңгыз итен һәм Аллаһтан [тыш] башка исем әйтелеп чалынганны гына харам кылды. Кем дә кем [үзе кебек читен хәлдә калган бүтән бер кешегә] бозыклык кылмыйча һәм [гомерен коткару өчен җитәрлек] чиктән ашмыйча, [югарыда әйтелгән нәрсәләрнең кайсын да булса ашарга] мәҗбүр булса, аңарда һич гөнаһ юк. Һичшиксез, Аллаһ – [гөнаһларны күпләп] Гафу итүче, Рәхимле..

«Әл-Бәкара / Сыер» сүрәсе, 2:173

Әлеге аятьтә канны куллану ачыктан-ачык тыела, шуңа күрә альбумин рөхсәт ителми, диелә хәбәрдә.

Табигый гематогенның аналоглары – составында тимер булган препаратлар җитешетерелә. Әлеге препаратларда тимерне алмаштыра торган матдәләр бар, ә мөгезле эре терлекләрнең каны юк. Препаратларны кабул итү алдыннан кан анализы тапшырырга (эритроцитлар, гемоглобин, ферритин күләмен ачыкларга) һәм табиб белән киңәшләшергә кирәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар