news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мөселманнарга алкогольсез сыра эчәргә ярыймы?

news_top
Мөселманнарга алкогольсез сыра эчәргә ярыймы?
"Татар-информ" архивы

Мөселманнарга алкогольсез сыра эчәргә ярыймы? Бу сорауга социаль челтәрдәге «Сорау – җавап» сәхифәсендә Рамил хәзрәт Юнысов болай дип җавап бирә:

«Аның хәләл икәненә ышанып бетмим. Игътибар итегез, кайбер банкаларга зур хәрефләр белән «алкогольсез» дип язалар. Ә банканың икенче ягында вак хәрефләр белән 0,5 %ка кадәр спирт булуы әйтелә.

Ул хәләл булган очракта да, сез аны ни өчен кулланасыз? Сыра эчүчеләргә тиңләшү яки элекке вакытларыгызны искә төшерү өченме? Башкаларга начар үрнәк күрсәтү ихтималы булуны да истә тотыгыз. Кемдер моны (яшүсмерләр, балалар, өлкәннәр) «тыелганны рөхсәт итү» дип кабул итәргә мөмкин».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар