Мөселманнар өчен мөкатдәс Рамазан аенда никахлашу тыелмаган, әмма ураза вакытында ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләргә чикләүләр куелу сәбәпле, бу гамәл мәкруһ (киңәш ителми) санала. Бу хакта РИА Новости агентлыгына Россия Мөселманнары дини җыены рәисе ярдәмчесе Илнур Гайнетдинов белдергән.
«Исламда никахлашуга карата катгый чикләүләр юк: теләсә кайсы вакытта, теләсә кайсы чорда никах укытырга мөмкин. Тик бер искәрмә бар: фикһ (ислам хокукы) китапларында Рамазан аенда никахлашу киңәш ителми, дип язылган. Чөнки никахтан соң ир белән хатын бергә (икәүдән-икәү) кала алмый», – дип аңлатты Гайнетдинов.
Аның сүзләренчә, ураза вакытында таң атканнан алып кояш батканчыга кадәр ашау-эчү һәм җенси якынлык кылу тыела.
«Бу – Рамазан аенда никах укытуны мәкруһ дип санауга сәбәп булган өч төп сәбәп. Ләкин бу чикләү күпләрне туктатмый – алар үз-үзләрен кулда тота белә. Кояш батканнан алып таң атканчыга, ягъни сәхәр вакытына кадәр мондый чикләүләр юк. Шуңа күрә катгый тыюлар гамәлдә түгел», – дип йомгаклады мөфти ярдәмчесе.
2026 елда Рамазан ае 18 февральдә кояш баеганнан соң башланды һәм ул 19 мартка кадәр дәвам итәчәк. Рамазан аенда ураза тоту – һәр мөселман өчен фарыз гамәл. Ураза вакытында таңнан алып кояш баеганчыга кадәр ашау-эчүдән һәм якынлык кылудан тыелып тору мәҗбүри. Мөкатдәс ай Ураза бәйрәме (Гайдел-фитыр) белән тәмамлана.