Ислам мөселманнарга Ватанны сөяргә һәм якларга куша, анда яшәүче халыкларның иминлеге, үзара аңлашып яшәүләре һәм тыныч тормышлары турында кайгыртырга чакыра. Шушы нисбәттән якынлашып килүче сайлауларда мөселманнар үзләренең активлыгын күрсәтеп, чиста вөҗдан белән тавыш биреп, гражданлык бурычыбызны үтәп, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешә алса иде, дип яза Татарстан Диния нәзарәте.
Барыбызга да мәгълүмдер ки: тиздән бөтен Россия халкы үзенә башлык сайлап куячак. Россия Президенты сайлаулары көне 15-17 мартка билгеләнде.
Әлхәмдүлилләһ, безнең җирлектә мөселман кешесе дә, башка дин вәкиле дә дәүләт каршысында бертигез дәрәҗәдә хокукларга ия. Мөселман булганың өчен генә сине беркем дә кыерсытмый, киресенчә, динебез өчен көннән-көн яңа шартлар тудырылып тора: мәчет-мәдрәсәләр ачыла, хәләл ризык көндәлек продуктлар белән генә чикләнмичә, дәүләт карамагындагы структураларга да үтеп керде. Әле бит бер-ике дистә ел элек кенә балалар бакчасы яки мәктәпләрдә хәләл туклану хакында хыяллана да алмый идек, ә бүген мөмкинлекләребез киңәйде һәм киңәя бара.
Күз алдыгызга китерегез, әгәр без Коръән һәм намаз укырга тыелган, ураза тоту рөхсәт ителмәгән, бөтен мәчет-мәдрәсәләрдән мәхрүм ителгән дәүләттә яшәгән булсак? Аллаһы сакласын! Әгәр кызлар һәм хатыннар гаурәтләре ачык киемнәрдән йөрергә мәҗбүр ителгән булса, нишләр идек? Мөселманнар, бүгенге көндә, нәрсә генә дисәк тә, рәхәттә яши. Күпме теләсәң, шулкадәр ураза тота аласың, шулкадәр намаз укырга мөмкинлегең бар.
Балаларыбызны кечкенәдән дин нигезләренә өйрәтеп тәрбияли алабыз. Олысының да, кечесенең дә мәчет-мәдрәсәгә йөрергә мөмкинлеге бар. Хатын-кызлар өчен шәригатькә туры килә торган кием кию дә бүгенге көндә проблема тудырмый – һәр мәхәллә саен дистәләгән кибет, меңләгән мөселман товары. Ул гына да түгел, соңгы елларны хәтта ислам банкингы да дәүләтебездә үсеш ала башлады, хәләл яшәү рәвеше ачыктан-ачык пропагандалана – гади халык кына түгел, ә ил башлыклары карарлары нигезендә эшләнә бу эшләр.
Болар барысы да мөселманнарның сәяси, икътисади яктан көчле булуы, дини мәгариф һәм иҗтимагый шартларның яхшы булуы хакында сөйли. Шулай итеп, дөньяви система кысаларында яшәүче мөселманнар җәбер-золым күрми, киресенчә, яхшы шартларда яшиләр. Безнең җирлектә соңгы 20-30 ел эчендә ислам дине тарала, киңәя, үсә. Без моның кадерен белергә тиешбез.
Мәзхәбсез галимнәр АКШ президенты сайлауларында катнашырга чакыра
Кызганыч, мөселманнарның бер өлеше сайлауларда катнашмау яклы, ә кемдер катнашыргамы-юкмы дип баш вата. Шул мәсьәләгә дин галимнәренең карашларын карап китик әле.
Иң элек «сайлауларда катнашу тыелган» дип фикер йөртүче мәзхәбсез дин кардәшләрнең карашларын карап китик. Мондый фикерләрнең чыганагы кая барып тоташуы билгесез. Ник дигәндә, аларның мәзхәбкә иярүне кирәк санамаган үз галимнәре дә мондый фикерне алга сөрмиләр. Шул галимнәренең иң абруйлысы Шәех Усәйминне генә алыйк. Ул үзенең бер видеосында, АКШ мөселманнарына Америка президенты сайлауларында катнашырга рөхсәт ителәме, дигән сорауга җавап бирә. Ул мөселман булмаган җирлектә сайлауларны санга сукмаган, аларны кирәксез, хәтта тыелган дип фикерләүче дин кардәшләрен мөселманнар өчен иң файдалы кандидатка тавыш бирергә чакыра. Үз позициясен нигезләп, ул «Рум» сүрәсенең 1-5нче аятьләрен китерә:
الم۞ غُلِبَتِ الرُّومُ۞ فِي أَدْنَى الْأَرْضِ وَهُم مِّن بَعْدِ غَلَبِهِمْ سَيَغْلِبُونَ۞ فِي بِضْعِ سِنِينَ لِلَّهِ الْأَمْرُ مِن قَبْلُ وَمِن بَعْدُ وَيَوْمَئِذٍ يَفْرَحُ الْمُؤْمِنُونَ۞ بِنَصْرِ اللَّهِ يَنصُرُ مَن يَشَاءُ وَهُوَ الْعَزِيزُ الرَّحِيمُ
Мәгънәсе: «Әлиф ләәәм мииим. [Әһле китап булган] Румнар [китапсыз фарсылардан] җиңелделәр. [Рум туфрагына күрә] Ул туфракка иң якын бер җирдә. Әмма алар җиңелүләреннән соң тиздән [фарсыларны] җиңүгә ирешәчәкләр. [Өч белән ун арасы] Берничә ел эчендә. Моннан алда да, моннан соң да эшләр [бөтен карарлар һәм вәкаләтләр] – Аллаһныкы гына. Ул [румнарның фарсыларны җиңәчәк] көнне мөэминнәр дә сөенәчәк. Аллаһының ярдәме белән. Ул теләгәненә ярдәм итә. Ул – Бөек [Җиңелмәс], Рәхимле» («Рум»сүрәсе, 30:1-5).
Монда Иран – Византия сугышы (602-628) хакында сүз бара. Ул вакытта римлылар (Византия) фарсыларны җиңә. Усәйминнең фикере буенча, Византия ул чорда мөселманнар өчен иң зур золым саналган. Шәехнең логикасы буенча, бу очракта мөселманнар өчен күбрәк зыян китерә торганы җиңелергә, ә азрак золым ясый ала торганы җиңәргә тиеш. Шуңа күрә дә үзләре өчен файдалы якны сайлап, аларның җиңүен алга этәрү – мөселманнарның бурычы.
Без болардан нинди нәтиҗә ясый алабыз соң? Әлеге аятьтә әйтелгәннәр бары тик Византиягә генә дә, АКШка гына да кагылмый. АКШ, белүебезчә, еш кына исламның ачык дошманнары белән җитәкчелек итә, бервакыт Иракны тар-мар иткән, хәзер Палестина халкын геноцидка этәрә һәм, гомумән алганда, мөселманнарга каршы күп төрле җинаятьләр эшли. Мондый хәрәкәт бөтен дөньяга җәелгән.
Мөселманнар хәтта шундый исламга каршы илләрдә дә сайлауларда катнашырга тиеш булгач, Россиядә аларга «сайлауларда катнашмагыз» дип ничек әйтергә мөмкин? Россия хөкүмәте Палестинадагы дин кардәшләребезнең азатлыгын һәм бәйсезлеген, аларның хокуклары үтәлүен яклап чыккан дәвердә, ничек без аларга ярдәм итмик, алар өчен тавыш бирмик?!
Әлхәмдүлилләһ, безнең җирлектә «ислам дөньясының үз үсеш юлы булырга тиеш» дип раслап торалар, ислам динен тоткан үз гражданнары мәнфәгатьләре өчен күп тырышлык куялар, аларның яшәү шартларын кайгырталар, киртәләр кормыйлар, уңайлыклар тудыралар икән, мөселманнар ничек алар өчен тавыш бирмәскә һәм читтә калырга тиеш?! Мәзхәбсезлек юлын сайлаган, ләкин «Россиядә сайлауларда катнашу хәрам» дип фикер йөрткән дин кардәшләребез үзләренең яраткан шәехләренең видеосын ачып тыңлый ала. Аларның галимнәре дә «сайлауларда катнашырга кирәк, бу – мөселманнарның бурычы» дип раслый.
«Мөселманнарның саны артып торганда, безнең тавышлар да акрын-акрын өстенлек ала башлый»
Җәмгыять һәм кешелек сәясәт һәм хакимияттән башка яши алмый. Хөҗәтүл-Ислам имам әл-Газали рахматуллахи галәйхи «Хакимнәргә нәсыйхәт» китабында: «Хактыр ки, хакимлеккә ия булу – бүләк ул. Аны дөрес, гадел итеп һәм тулы көчкә файдалана алса, кешегә шуның кадәрле бәхет насыйп, аның иге-чиге булмаячак һәм аннан башка бернинди бәхет булырга мөмкин түгел; ә инде хакимлекне башка максатларда кулланган бәндә кайгының шундыена күмеләчәк, ул имансызлык кебек хәсрәт булачак», – дигән.
Ил башлыгы дәүләт белән үз халкы исеменнән һәм аның иминлеге хакына идарә итәргә тиеш. Хәлиф Әбү Бәкер әс-Сиддыйк радыяллаһу ганһе болай ди: «Мине сезнең башлык итеп билгеләп куйдылар. Әмма бу – мин сездән яхшырак дигән сүз түгел. Әгәр мине хаклы дип уйлыйсыз икән, миңа терәк булыгыз. Әгәр дә гаделсезлегемне күрәсез икән, миңа сүз бирмәгез. Үзем Аллаһыга буйсынган очракта гына, миңа буйсыныгыз. Раббыбыз сүзеннән чыксам, сезнең дә минем алда буйсыну бурычы булмаячак!»
Гомәр бине әл-Хәттаб радыяллаһу ганһе: «Минем туры юлдан тайпылышларымны күрсәгез, төзәтегез!» – дигән. Гомәр бине Габделгазиз исә: «Мин – сезнең арадан чыккан берәү генә. Бары Аллаһы Тәгалә минем җилкәгә сезнекеннән күпкә авыррак йөк салган», – дигән.
Халык үзенә башлык сайлый икән, димәк, аңа нәсыйхәтен дә бирергә, хаталарына төртеп күрсәтергә дә хаклы, дигән сүз. Бүгенге вазгыятьтә сайлаулар дәүләтнең иң югары хакимиятен булдыру һәм социаль-икътисади, иҗтимагый-сәяси торышны үзгәртү өчен бердәнбер законлы чара булып тора. Әлхәмдүлилләһ, дәүләттә мөселманнарның саны арту тенденциясе сакланганда, сайлауларда катнашу бигрәк тә мөһим, чөнки шул рәвешле безнең тавышлар да акрын-акрын өстенлек ала башлый.
«Мөселманнар үз фикерләрен белдерергә хаклы!»
2024 елның 15-17 мартында Россия Президенты сайлауларында катнашу зарур. Мөселманнар бу көнне үз фикерләрен белдерергә хаклы! Россия җәмгыятенең зур өлешен тәшкил иткән, аның тормышында зур роль уйнаган, илебез иминлеге хакына хезмәт куйган дин кардәшләребез шушы мөмкинлектән читтә калырга тиеш түгел! Коръәндә болай диелә:
أَطِيعُوا اللَّهَ وَأَطِيعُوا الرَّسُولَ وَأُولِي الْأَمْرِ مِنكُمْ
«Аллаһыга итагать итегез, расүлгә һәм үзегездән булган хөкем ияләренә итагать итегез» (4:59).
Ягъни Аллаһы Тәгалә Үзе үк галимнәр, казыйлар һәм идарәчеләргә буйсынырга куша. Коръәннән тыш, Пәйгамбәребез саллаллаһу галәйһи вә сәлләм дә, һәр мөселманга, ошаса да, ошамаса да, үз идарәчесенә буйсыну тиеш, дигән. «Әгәр дә әмирнең карарын яратмыйсыз икән, түзегез», – дигән. «Хәтта идарәчегез итеп кара тәнле колны куйсалар да, буйсыныгыз», – дип өйрәткән. Шул ук вакытта Сөннәт, Аллаһы Тәгалә әмерләрен үтәмәүдә буйсыну ярамый, бары хәерледә генә буйсынырга тиешле, дип өйрәтә.
Коръәннең тагын бер аятендә:
وَالَّذِينَ اسْتَجَابُوا لِرَبِّهِمْ وَأَقَامُوا الصَّلَاةَ وَأَمْرُهُمْ شُورَىٰ بَيْنَهُمْ وَمِمَّا رَزَقْنَاهُمْ يُنفِقُونَ
«Раббыбызның дәгъватына җавап бирүче, фарыз намазларын укучы һәм үзара киңәшләшүче кешеләрне ярата», – диелгән (42:38). Бу аятьтән чыгып, без хөкем ияләренең, властьнең нинди генә идарә итү формасы булмасын – демократияме, монархияме – үз халкы белән киңәшләшергә тиешлеген күрәбез. Алар үз сәясәтләрен халыкның мәнфәгатьләреннән чыгып алып барырга тиеш. Ә ил башлыгын сайлау мөмкинлеге – шушындый киңәшләшү институты түгелмени? Кызганычка, соңгы елларда мөселманнар арасында «сәяси сайлауларда катнашу тыела» дигән нахак сүзләр йөри башлады. Моны «ислам кушмый» дип аңлаталар. Без бу ялгыш фикергә карата үз җавабыбызны бирергә телибез.
«Хакимлеккә кандидат халыкка таянып кына властька килә ала»
Кайберәүләр, демократияне имансыз кешеләр уйлап тапкан, шуңа мөселманнарга сайлауларда катнашу тыела, диләр. Әлеге фикерне яклап чыгучылар «Йосыф» сүрәсенең 40нчы аятенә таянып сүз кушалар. Анда болай дип әйтелгән:
إِنِ الْحُكْمُ إِلَّا لِلَّهِ
«Хөкем Аллаһыныкы гына». Ягъни демократиянең барлык институтларын да, шул исәптән сайлауларны да кеше уйлап тапкан, һәм алар Аллаһы әмере түгел, диләр. Шулардан чыгып, кеше, шәригать күрсәтмәләреннән тыш, карарлар чыгару өчен яңа ысуллар барлыкка китерергә тиеш түгел, дип фикер йөртәләр.
Әмма бу мәсьәләне тәфисилләбрәк карасак, шәригатьнең безгә бары тик гомуми кысалар гына куюын, тормышның иң нечкә кагыйдәләрен кешеләрнең үзләренә кабул итәргә мөмкинлек бирүен күрәбез. Мисал өчен, дүрт тугры хәлифнең һәрберсе төрлечә, әмма гадел сайлаулар һәм халыкның ирекле рәвештә ихтыярын белдерүгә нигезләнеп билгеләнәләр.
Беренче хәлиф – Әбү Бәкер әс-Ситдыйкны радыяллаһу ганһене бер төркем мөселманнар сайлап куя, һәм аңа үз антларын башкалар да кушылып бирә. Гомәр ибне әл-Хәттаб радыяллаһу ганһене Әбү Бәкер радыяллаһу ганһе, алдан кардәшләреннән ризалык алып, үзе хәлиф итеп куя. Госман ибне Гаффан радыяллаһу ганһене Гомәр ибне әл-Хәттаб радыяллаһу ганһе сайлап алган 10 кеше үзара киңәшләшеп куя, соңыннан башка мөселманнар кушылып, үз антларын аңа да бирә. Гали ибне Әбү Талиб кәррамаллаһу вәҗхәһуны исә хаким булырга Мәдинә халкы Госман радыяллаһу ганһе үтерелгәч таләп итә. Ул бу таләпне кабул итә, һәм алар аңа ант китерәләр.
Шулай итеп, тугры хәлифләрнең дүртесен дә сайлап куюда халык хәлиткеч роль уйный. Чөнки халык аларга ант китермичә, аларның берсе дә законлы хаким була алмас иде. Без хакимлеккә кандидатның халыкка таянып кына властька килә алуын аңларга тиеш.
Шунысы әһәмияткә ия: шушы дүрт хәлифне сайлау ысулларының берсе турында да Коръәндә, Сөннәттә дә берни әйтелмәгән. Ягъни аларны сайлау фикердәшләрнең шәригать кануннарына нигезләнгән иҗтиһады булган. Шулай итеп, әгәр дә хәзерге заманның демократик ысуллары һәм тәртипләре шушы максатларда эшли икән, аларны ил башын сайлауларда куллануда бернинди тыю булырга мөмкин түгел.
Демократия – гөнаһ шомлыгымы?
Була шундый кешеләр, алар демократияне «гөнаһ шомлыгы» дип атый, шуңа күрә алар аңа каршы торалар. Әлеге стереотип кайбер демократик илләрдә зина, хәмер эчү, риба һәм азартлы уеннар таралуыннан чыгып формалашкан. Әмма шушы фикердә торучылар мөһим бер хакыйкать: демократиянең җәмгыять торышын гына чагылдыруын оныталар. Әгәр дә җәмгыять гөнаһларга бирелүчән икән, ул демократия аша гөнаһлы законнарда бик яхшы күренәчәк. Әхлакый яктан көчле булган җәмгыятьтә исә демократия һәм парламент системасы ярдәмендә рухи кыйммәтләрне саклауга юнәлдерелгән законнар кабул ителәчәк.
Берничә мисал китерик. Франциядә фахишәлек закон тарафыннан тыелган, ә Швейцариядә рөхсәт ителгән. Төркиядә наркотиклар куллану тыелган, ә Голландиядә мариухана сата торган оешмаларга рәсми рөхсәт бар. Күрәсез ки, Ауропаның демократик илләрендә төрле законнар яши, һәм демократия алардагы җәмгыятьнең никадәр әхлаклы яки әхлаксыз икәнлеген генә күрсәтә.
Коръәндә болай диелә:
إِنَّ اللَّهَ لَا يُغَيِّرُ مَا بِقَوْمٍ حَتَّىٰ يُغَيِّرُوا مَا بِأَنفُسِهِمْ ۗ وَإِذَا أَرَادَ اللَّهُ بِقَوْمٍ سُوءًا فَلَا مَرَدَّ لَهُ
«Һичшиксез, кешеләр үз нәфесләрен алмаштырмый торып, Аллаһ кешеләрдә булган нигъмәтләрне алмаштырмас. Әмма Аллаһ бер кавемга яманлык теләсә, аны һичнәрсә кире бора алмас» («Әр-Рагъд» сүрәсе, 11нче аять). Бу аятьтән чыгып нәрсә әйтә алабыз? Демократик системада әхлакый, дини һәм намуслы кешеләр күбрәк булган саен, законнар да гаделрәк булачак. Ягъни демократия – ул законнар җыелмасы түгел, ул җәмгыятьнең рухи халәтен чагылдырган система гына.
Кайбер мөселманнар, шулай ук, дәүләт хезмәтендә эшләргә ярамый, диләр. Бу фикер төптән дөрес түгел, хәтта Коръәнгә дә каршы килә. «Йосыф» сүрәсенең 55нче аятендә Йосыф галәйһиссәлам ил башлыгына:
قَالَ اجْعَلْنِي عَلَىٰ خَزَائِنِ الْأَرْضِ ۖ إِنِّي حَفِيظٌ عَلِيمٌ
«Мине бу җирнең хәзинәләре өстенә түрә итеп билгелә. Һичшиксез, мин – аларны лаек булмаган бәндәләрдән саклаучы һәм икътисад мәсьәләләрен белгән кешемен», – ди. Шуннан соң Йосыф пәйгамбәр Аллаһы Тәгаләнең дошманы имансыз Фиргавен җитәкләгән Борынгы Мисыр хакимиятендә мөһим урын ала!
«Сайлауларга баруда нинди мәгънә бар?»
Ялгышып фикер йөртүче мөселманнар арасында тагын бер караш бар. «Сайлауларга баруда нинди мәгънә бар? Кандидатларның берсе дә мөселман түгел. Мөселман булмаганнардан яхшылык көтмә», янәсе. Әлеге дин кардәшләребез Пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаллаһу галәйһи вә сәлләмгә каршы төрле мәкерлекләр һәм хәйләләр коручы яһүди кавемнәрне, шулай ук тәре походларын истә тотып фикер йөртәләр.
Әмма аларның бәхәсле карашларына да Коръәндә Аллаһы Тәгалә Үзе җавап бирә:
وَمِنْ أَهْلِ الْكِتَابِ مَنْ إِن تَأْمَنْهُ بِقِنطَارٍ يُؤَدِّهِ إِلَيْكَ وَمِنْهُم مَّنْ إِن تَأْمَنْهُ بِدِينَارٍ لَّا يُؤَدِّهِ إِلَيْكَ إِلَّا مَا دُمْتَ عَلَيْهِ قَائِمًا
«Әһле Китап арасында ышанып бер йөк мал әманәт итеп калдырсаң, шуны сиңа кайтара торган кеше бар. Бер динар әманәт бирсәң, гел өстеннән төшмичә, аны сиңа кайтармый торган кеше дә бар» («Әлү Гыймран» сүрәсе, 75нче аять). Бу аяте белән Раббыбыз мөселманнар арасында да, башка кавемнәрдәге кебек үк, ышанычлы һәм ышанычсыз кешеләр барлыгын күрсәтә.
Тагын бер дәлил китереп китик әле. Бервакыт Пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаллаһу галәйһи вә сәлләм үз сәхабәләренә христианлы Эфиопиягә һиҗрәт кылырга куша. Чөнки ул аның башлыгын гадел дип санаган.
Моңа өстәп, үзебезнең тормыштан алынган бер ап-ачык мисал китерү дә урынлы булыр. Ни кызганыч, Казанда мәчет манараларыннан яңгыраган азан тавышы йокларга комачаулый, дип, прокуратурага шикаятьләр белән күбесенчә татар милләтеннән булган мөселман кардәшләребез мөрәҗәгать итә, һич тә башка дин һәм милләт кешеләре түгел. Икенче сүзләр белән әйткәндә, мөселманнардан булмаган кешеләр мөселманнарга яхшы мөнәсәбәттә булырга мөмкин, һәм киресенчә мөселман кардәшләребез үзләре еш кына ислам диненә зарар китерә.
Мөселманнар, Россиянең тулы хокуклы гражданнары, җәмгыятебезнең күпсанлы өммәте буларак, үз көченнән килгәнчә Ватаныбызның җитешсез якларын киметүгә үз өлешен кертергә тиеш. Әгәр дә сайлаулар мондый мөмкинлек бирә икән, мөселманнарның, анда, һичшиксез, катнашуы зарур.
***
Мөхтәрәм дин кардәшләребез, татарстанлылар! Раббыбыз һәммәбезгә дә иман байлыгы, саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете бирсен. Аллаһы Тәгалә барлык изге ниятләребезгә, максатларыбызга ирешергә, куйган хезмәтләребезнең җимешен күрергә, бу дөньяда һәм ахирәт томышында да бәхетле булырга насыйп итсә иде. Гаиләләребезгә ныклык бирсен! Илебездә һәрвакыт тынычлык һәм бәрәкәт булсын!