news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мөселман яшьләре форумы: Акча да бирәләр, бизнеска да өйрәтәләр, кирәксә, өйләндерәләр дә

21-27 июльдә Спас районында борынгы Болгар җирлегендә мөселман яшьләре форумы булды. Ул быел 10 нчы тапкыр үткәрелә. Анда Россиянең 18 төбәгеннән мөселман яшьләре җыелган иде. «Интертат» журналисты Айнур Җамалетдинов әлеге чарада булып кайтты.

news_top
Мөселман яшьләре форумы: Акча да бирәләр, бизнеска да өйрәтәләр, кирәксә, өйләндерәләр дә
Фото: © Тимур Хәбибуллин

Кыскасы, мин мөселман яшьләр форумында булдым. Без 1 атна Болгар җирлегендә палаткаларда яшәдек. Форумга 130 кыз һәм егет иҗтимагый проектлар белән килде. Максат – проектны чынга ашыру өчен грант оту.

Дөресен әйткәндә, катнашучыларның максаты бу гына түгел. Кемдер дуслары белән ял итәргә, кемдер иманын арттырырга, ә кемдер өйләнү максатыннан килә.

Икенче хатын эзләп килүчеләр дә бар

Мәсәлән, мин Чиләбедән бер әфәнде белән таныштым. Исемен әйтеп тормыйм. Ул – мулла. Миңа шушы максат белән килүе турында сөйләде. Хатыны да эзләшә икән. Мин әйтәм: «Беренче хатының ничек, ризамы соң?» Ул миңа: «Беренче хатынның татар «прошивкасы» булмаска тиеш. Әгәр татар булса, икенче хатын алып булмый», – диде.

Фото: © Тимур Хәбибуллин

Форумның темасы өйләнү булмаса да. Бу өйләнү темасы егетләр арасында 7 көн дәвамында кабат-кабат күтәрелеп торды. Шуңа оештыручылар бу инициативаны хуплап: «Ошаган кыз булса, әйтегез. Без аларга хәбәр итәрбез, ләкин сезнең 1 генә пуля бар», – диделәр. Күршеләрем «атып» карады. Минем пулям үзем белән калды. Кызларда ничек булгандыр, белмим. Әмма, бер егеткә хәзрәт аша чыгучы кыз булды.

Мин моның кадәр җентекләп космосны өйрәнгән хәзрәтне күргәнем юк

Форум, әлбәттә, өйләнү белән генә чикләнми. Гомумән ул – бер бонус кына. Быелгы төп тема – космос. Бу – әйтеп бетерә алмаслык бер нәрсә булды. Дагыстаннан килгән МөһәммәдРәсүл хәзрәт берничә көн лекцияләр укыды безгә. Һәм алар бөтенесе космос турында иде. Мин моның кадәр җентекләп космосны өйрәнгән хәзрәтне күргәнем юк. Үзе сөйләгәннәрне монда сөйләп тә чыга алмыйм. Ул Аллаһы Тәгалә барлыгын атеистларның фәнни эшләре аша исбатлады. Катардан да шейхлар килде, тик шушы хәзрәтне бер дә уздыра алмадылар кебек тоелды. Аудитория уянып, сискәнеп китә иде, ул килеп кергәч.

МөһәммәдРәсүл хәзрәт дәрес бирә

Фото: © Тимур Хәбибуллин

МөһәммәдРәсүл хәзрәт интернетта да бик популяр, мәсәлән, ул бер видеосында: «Арыслан түгел, әтәч булырга кирәк», – дип әйтә. Шаярта, әлбәттә. Безнең белән дә шаяртты: «Мин сөйләгәндә, сез йоклап китмәсен өчен, вакыт-вакыт юмор да кушармын, тик мәзәк әйтсәм, аны җитди йөз белән әйтәчәкмен», – дип кисәтте.

Без телефоннарны оныттык

7 көн дәвамында телефон тотарга вакыт булмады. График бик тыгыз. Телефон чире онытылды.

Фото: © Тимур Хәбибуллин

Тормыш та балачактагы кебек, якты һәм җылы итеп хис ителә башлады. Син көне буе социум белән тыгыз бәйләнештә. Яңа кешеләр, яңа белемнәр, яңа җирләр күрәсең. Нинди телефон анда.

Менә һәр көн якынча шундый график:

Әле 23:00 сәгатьтән соң да ятмый идек. Анда зур чатыр бар, шунда чәйләр эчеп, төннәр буе сөйләшеп утырдык.

Фото: © Тимур Хәбибуллин

Бизнес төзергә өйрәттеләр

Форумда воркшоплар булды. Анда бик «текә» абый һәм апалар бизнес төзергә өйрәтә. Мин үзем 2 воркшопта гына булдым. Берсе маркетплейслар белән бәйле, икенчесе – кофейня ачу турында. Миңа күбрәк икенчесе ошады. Мәскәүдән килгән Чыңгыз абый, җентекләп, детальләренә кадәр кайда, ничек, нишләргә икәнен аңлатты. Аның сүзләренчә, кофейня ачу өчен 400 мең сум акча һәм 2 атна гына кирәк. Ул үзе болай гади катнашучы гына иде, ләкин инициатива алып, безгә «Аллаһ ризалыгы өчен» дип, булган гыйлемнәрен бирде. Бу мәгълүматны сезгә «300 меңгә сатырлар иде» ди ул.

Фото: © Тимур Хәбибуллин

Мин аңлатып бирә алмыйм моны

Ул дуслык хисе каян барлыкка киләдер. 7 көн генә тордык, тик шул миңа җитә калды. Соңгы көнне минем хисләргә бәрде. Ничек аңлатыйм. Әйтерсең, синең күптән бертуган абыйларың булган. Сезнең йөрәкләр, күңелләр бер-берсенә якын.

Фото: © Тимур Хәбибуллин

Ләкин... Без моны аңлап өлгергәч кенә соңгы көн дә килеп җитте. Ә бит без, бәлки, беркайчан да башка күрешмәбез... Шушы фикер миңа тынычлык бирмәде. Киткәндә елыйсылар килде. Тик малайлар гадәттә еламый, елмая гына. «Бу нәрсә булды?! Бу нәрсә?!» – дип шаккатып кайттым машинада. Бәлки, бу – минем тормышта иң көчле тәэсир иткән вакыйгаларның берсе булгандыр, тагын андый булырмы – бер Аллаһ кына белә.

Гомумән алганда: Шәп! Шәп! Шәп!

Исламның яңа сулышы нәкъ менә шунда инде ул. Динне дә өйрәтәләр, уктан атарга да, бабайлар тарихын сеңдерәләр, экскурсияләр үткәрәләр, акча да бирәләр, бизнеска да өйрәтәләр, кирәк икән, өйләндерәләр дә. Һәм боларның барысы – нибары 5000 сумга (палаткаларда яшәү, 3 мәртәбә ашау + соңгы көнне банкет, караватлар – барысы да кертелгән).

Фото: © Тимур Хәбибуллин

Дөресен әйткәндә, бу проект табышлы түгел, үз үзенә минуска эшли. Чөнки 130 кешедән җыелган 650 мең акча 2 миллионлаган чыгымнарны каплый алмый. Өммәтебезнең яхшы кешеләре шушындый мөмкинлекне булдырып тора. Аларга зур рәхмәт.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар