Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мөселман архитекторы Искәндәр Насыйровны үзе проектлаштырган мәчеттә соңгы юлга озаттылар

news_top_970_100
Мөселман архитекторы Искәндәр Насыйровны үзе проектлаштырган мәчеттә соңгы юлга озаттылар

Уразаның соңгы көнендә, Ураза бәйрәменә кергәндә, дога кылганнан соң, күп кенә Казан мәчетләренең архитекторы – 39 яшьлек Искәндәр Насыйров үлде. Якыннарының кайгысын мөфти Камил Сәмигуллин уртаклашты.

Искәндәр Насыров 100дән артык мәчетнең проектын ясаган, шуларның 40ы төзелгән.

«Аллаһның рәхмәтендә булсын, Искәндәр кардәшебез!» – дип яза адвокат Руслан Нагиев. Ул хушлашу мәрасименнән видео куйган.

Хушлашу мәрасиме Алтан мәчетендә Рамазан гаете көнне узды. «Милләт өчен бик зур югалту. Урыны җәннәттә булсын!» – дип язган адвокат аның турында. Аның авырып үлгәне хәбәр ителә.

«Ул бик әйбәт, акыллы, тәрбияле мөселман иде. Гаиләсен, дусларын бик яратты, кешеләргә гыйлем бирде, мәчетләрне проектлаштырды. Шуларның берсендә аның җеназасы да узды. Искәндәрнең китүе – бик зур югалту.

Искәндәрнең хатыны, 3 баласы калды. Теләүчеләр аларга ярдәм итә ала. Акча Искәндәрнең хатынының сеңлесенә күчерелә», – дип язган Нагиев.

4276 6200 4644 9736 Шакирова Регина Рафаилевна

Руслан Нагиев белән

Фото: © Руслан Нагиевның телеграм каналыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100