Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Моряк, Фикус, Дипр, Лениза – татарлар нигә балаларына шундый исемнәр куша?

Гаиләдә исем сайлау нәрсәгә бәйле? Кайсы чорларда нинди исемнәр популяр булган? Бу хакта «Татар ядкярләре» татар халкының милли-мәдәни традицияләрен торгызу һәм үстерү үзәге хезмәткәре Зәлия Брусько сөйләде.

news_top_970_100
Моряк, Фикус, Дипр, Лениза – татарлар нигә балаларына шундый исемнәр куша?
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татар ата-аналары кайвакыт үз балаларына исем сайлаганда шаккатыра. Сүз «Чәчәк» исемле кызлар турында гына бармый. Сирень исемле бер автомеханикны шәхсән беләм. Фикус Сәлахов «КамАЗ» хезмәткәре, үсемлекләргә, бигрәк тә фикусларга булган мәхәббәте белән билгеле. Камаз исемле кеше дә булган, дөрес, үскәч, исемен ул гадирәк исемгә алыштырган.

Узган гасырның 20-30 нчы елларында туган балаларга идеология, һөнәр, техника белән бәйле исемнәр кушканнар: Моряк, Трактор, Ленинур, Даздраперма. Татарлар гына түгел, барлык халыкларның алдынгы карашлы яшьләре традицион дини исемнәрдән баш тарткан. 50-70 нче елларда моданың иң югары ноктасында Ландыш, Миләүшә, Резеда, Азалия, Гөлназ, Гөлчәчәк исемнәре була. 60-80 нче елларда шактый кыскартылган совет космополитизмы чорында чит ил исемнәре популяр була: Рудольф, Эдуард, Эдгар, Вильям, Ренат, Альберт, Эльвира, Эльмира, Розалия һ.б.

Татар халкының милли мәдәни традицияләрен торгызу һәм үстерү үзәгендә «Исемең матур, кемнәр куйган?» медиапроектын филология фәннәре кандидаты Зәлия Брусько гамәлгә ашыра. Без аңардан татарларда исем кушу традицияләре турында сораштык.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Әгәр син унбиш Ләйсән белән егерме Гөлнар арасында бер Зәлия икәнсең, димәк, син кабатланмас»

Зәлия, башта үзегезнең исемегезнең мәгънәсен сөйләп бирегезче.

– Ул, мөгаен, сирәк исемнәрдәндер, шулай да соңгы елларда мин аны ешрак ишетәм. 90 нчы елларда, минем яшьлегем елларында, бу исем сирәк иде. Һәм берәрсе белән танышканда яки минем исемемне язганда кыенлыклар килеп чыга иде – бик еш хата ясыйлар иде. Фарсы теленнән тәрҗемә иткәндә ул «ак чәчле кыз» дигәнне аңлата. Ләкин мин, киресенчә, кара чәчле. Һәм, әлбәттә, күпчелек ата-аналар исемнең этимологиясенә игътибар итмәгәннәр, ә күбрәк аның яңгырашына караганнар. Татарлар балага исем кушканда әтисе яки әнисенең исеменә яңгырашлырак исем сайларга тырыша. Яки барлык балаларның исемнәре бер хәрефтән башлануын күзәтергә мөмкин, бу гомумән исем кушуның киң таралган ысулларының берсе.

Миңа Зәлия исемен әтием сайлаган, чөнки әниемнең исеме Розалия, басымны без соңгы иҗеккә ясыйбыз. Әлбәттә, ул бу исемнең килеп чыгышы һәм мәгънәсе турында уйламаган. Мин туган Саба районында ул киң таралган иде, мин үз яшем тирәсендәге шундый исемле берничә хатын-кызын беләм. Үскәч һәм исемемнең мәгънәсен белгәч, мин аны, әлбәттә, үзгәртмәдем, ул миңа ошый. Миңа калса, сирәк исемнәр ничектер яхшырак яңгырый. Әгәр син унбиш Ләйсән белән егерме Гөлнар арасында бер Зәлия икәнсең, димәк, син – кабатланмас.

Татар исемнәренең килеп чыгышын күптән өйрәнәсезме?

– Гомумән, мин йола культурасын өйрәнәм, татар халкының гаилә йолаларын өйрәнәм. Диссертация буенча эшләгәндә, гаилә йолаларының бер асылына – исем кушуга кагылдым. Күп әдәбият өйрәнергә туры килде: исемнәр составы, исем кушканда нәрсәгә йөз тотканнар, кайсы чорларда кайсы исемнәр популяррак булган, нинди йолалар үткәрелгән, нәрсәгә игътибар иткәннәр. Бу теманы мин 2000 еллар башында өйрәнә башладым, ул вакытта мин материал җыйдым, ә диссертацияне 2012 елда якладым.

Узган ел мин бу тема белән тагын да тыгызрак очраштым. Без «Татар ядкәрләре» үзәгендә атна саен «Исемең матур, кемнәр куйган?» дигән рубрика алып бара башладык. Язылучыларыбыздан бик күп сораулар килә. Алар темалар тәкъдим итә, теге яки бу исемнең тарихы белән кызыксына, ә без видеосюжетлар эшлибез. Нигездә, мин бу өлкәдә тәҗрибәле белгечләр китаплары буенча эшлим. Мәсәлән, танылган Совет һәм Россия татар филологы Гомәр Саттаров (1932-2020) эшләрендә бай материал тупланган.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Татарстанда бик «сәер» исемнәр кушылган билгеле бер локаль зоналар бар»

Мин Махачкалада Казимир, Аполлон кебек исемнәрне ишетеп гаҗәпләнгән идем. Шундый «креатив» исемнәрне дагыстанлылар һәм татарлар гына кушамы?

– Бу теләсә кайсы төбәктә бар. Безнең Татарстанда, сезгә билгеле булганча, локаль зоналар бар, анда бик «сәер» исемнәр бирелгән. Аларны хәтта ничектер берләштереп тә була, бу – Башкортстанга якын урнашкан районнар: Актаныш, Сарман, Азнакай, Мөслим, Ютазы, Баулы. Анда исемнәре гадәти булмаган кешеләр бик күп. Кайвакыт бу – ниндидер техника исеме, топоним яки аббревиатура булырга мөмкин. Бу территорияләрдән чыккан кешене исеме белән билгеләү җиңел. Аларга тагын рус антропонимиясеннән исемнәр хас: алар балаларын Катерина, Ирина, Олег исемнәре белән атарга яраталар. Аңлашыла, бу исемнәрнең кайберләре шулай ук башка мәдәниятләрдән алынган, әмма хәзер алар славян, рус дип санала.

Татар хатын-кызлары арасында «чәчәк» исемнәре киң таралган. Бу традиция ничек барлыкка килгән?

– Кыз балага чәчәк исеме кушу – бу табигый. Бу – төрки традиция. «Чәчкә», «Гөлкәй», «Гөлсирин», «Сиринә» кебек исемнәр борынгыдан ук популяр булган. Безнең популяр җырчыбыз Гөлсирин Абдуллина да бар бит. Бер гаиләдә кызларны Ландыш һәм Энҗе, Венера һәм Чулпан дип атарга мөмкиннәр, ә алар – мәгънәләре буенча бер үк сүзләр, ә чыгышлары төрле – Көнбатыш Европа һәм төрки.

Ягъни чәчәк исемнәре татарларга гына хас түгел?

– Әйе, бу – универсаль тенденция. Татарларда исем сайлауда тагын бер хәлиткеч фактор – аның популярлыгына йөз тоту. Мәсәлән, кешеләр балаларына ниндидер популяр әсәр, фильм геройлары исемнәрен яки ниндидер күренекле шәхес исемен кушалар. Исемнәргә карап теге яки бу исемнең популярлыгына кем, нинди вакыйга, нинди әсәр сәбәп булуын күзәтеп була. Хәтта кайсы чорларда кайсы исемнәр иң популяр булганлыгын аңларга мөмкин.

Мәсәлән, 1938 елда Гариф Гобәйнең «Маякчы кызы» романы чыккач, аның героинясы Илсөяр исеме бик популяр була. Габдрахман Әпсәләмовның «Газинур» романы дөнья күргәч, Газинур исемен еш куша башлыйлар. Резидә дә әдәбияттан килгән. Илһам исеме җырчы Илһам Шакировның актив иҗат эшчәнлеге чорында популярлаша. Муса исеме – Муса Җәлил реабилитацияләнгәннән соң. Бу – бик ачык күзәтелә. «Рәйхан» халык җыры популяр булганда, бик күп Рәйханнар туа. Һәр чорның үз популяр исемнәре бар.

Сәйдә Мөхәммәтҗанова федераль канал шоуында катнашып, анда уңышка ирешкәннән соң, аның исеме дә популярлашты кебек?

– Әлбәттә. Сәйдә исеме популярлыгының иң югары ноктасы аның чыгышыннан соң беренче, икенче ел дәвамында булды.

Фото: © «Татар-информ»

«Бәлки, бу татарларның яңа тормыш формаларына яраклаша белүенең чагылышыдыр»

Тарихи вакыйгалар исем сайлауга ничек йогынты ясаган?

– Октябрь революциясеннән соң татар исемнәрендә зур үзгәрешләр була. Сәяси лидерлар, нигездә Ленин, Маркс, шулай ук революциянең үзе белән бәйле бик күп исемнәр – аббревиатуралар барлыкка килә. Мәсәлән, Вил, Вилен, Вилена, Владлен, Марлен (Маркс һәм Ленин сүзләрен кыскарту), Изил (Ильич васыятьләрен үтәүче), Ким (яшьләрнең коммунистик интернационалы), Дипр (пролетариат диктатурасы).

Ленуза, Лениз, Лениза да – Ленин белән, Ленин васыятьләре (заветы) белән бәйле. Рево исеме – малайларга, Люция кызларга бирелгән. Русларда да андый исемнәр сирәк очрый, ә татарларда – бик еш.

Ни өчен татарлар мондый яңалыкларны җиңел кабул итә?

– Мөгаен, бу – менталитет, милли характер белән бәйледер. Мондый исемнәрнең һәр җирдә таралуы шулай уйларга этәрә. Бәлки, характерның сыгылмалылыгы, тормышның яңа формаларына, аралашкан, эш иткән, ниндидер таләпләргә туры килергә тырышкан кешеләргә яраклаша белү чагылышыдыр. Бу, сүз уңаеннан, күп кенә төрки халыкларда да күзәтелә.

Көнбатыш Европа исемнәре татарларга руслар аша килгән. Монда без Роберт, Альберт, Марсель, Роза, Венера, Эльмира кебек исемнәр турында әйтәбез. Бу исемнәр 60 нчы, 70 нче елларда бик популяр була. 80 нче елларда алар азая. Мәсәлән, мәгълүматлар буенча, 1967 елда Татарстанда 300 малайга Альберт исеме кушканнар. Чынлыкта, бу – бик зур сан.

Шул ук вакытта ай исемнәре белән бик күп исемнәр барлыкка килгән: Октябрь, Октябрина, Ноябрина, Декабрина, Марта, Августина. Мондый исемнәрне популярлаштыруда башлангыч нокта шулай ук Октябрь революциясе була.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Хәзер ике төрле тенденция күзәтелә – европеизация һәм азиация

2000-2010 елларда татарларда нинди исемнәр популяр иде? Хәзер кайсылары популяр?

– Монда бик кызыклы күзәтүләр ясарга мөмкин. Тикшеренүләр үткәрелде, алар буенча кыскача менә нәрсә әйтергә була. Хәзер ике төрле тенденция күзәтелә – европеизация һәм азиация. Көнчыгыш колориты булган күп исемнәр барлыкка килә башлады. Мәсәлән, Илдар исеме Эльдарга әйләнә, Илнар – Эльнар, Илнур – Эльнур, Илназ – Эльнас. Азамат, Кәмран, Анар, Эрхан, Айхан, Эльвар исемнәре очрый. Болар барысы да 2000 нче еллар, 2010 нчы еллар башы белән туры килә.

XXI гасыр башы исемнәрендә ир-ат исемнәреннән – Данил, Артур, Тимур, Руслан, Булат, Әмир, Алмаз, Гадел, Инсаф, Ислам, Камил, Айдар, Динар, Дамир, Ильяс, Кәрим, Самир, Ризван; хатын-кыз исемнәреннән – Диләрә, Мәдинә, Хәят, Әмилә, Мәликә, Камилә, Самирә популяр.

Ни өчен гарәп чыгышлы исемнәр күбәйде?

– Бу – чыганакларга кайту белән бәйле. Мөселман дине ныгый, ислам динен тоткан гаиләләр, әлбәттә, балаларына Ислам, Мөхәммәд, Нурислам, Динислам, Габделгазиз, Ибраһим, Рамазан, Йосыф, Исмәгыйль исемнәрен кушалар. Әмма шәһәр мохитендә Исмәгыйль исеме бераз башкача яңгырый – Исмаил кебек.

Шул ук вакытта бүген төрки чыгышлы исемнәр дә популяр. Бигрәк тә «ай» компоненты белән. Безнең яшь әти-әниләр балаларын Айнур, Айназ, Айгиз, Айдан дип атарга яраталар. Гүзәл, Айсылу исемнәре дә популяр.

Милләтара гаиләләрдә нинди исемнәр кушалар?

– Катнаш никахлар һәрвакыт булды, бигрәк тә шәһәр мохитендә. Мондый гаиләләрдә балаларга «чиста рус» һәм «чиста татар» исемнәрен кушарга тырышмыйлар: Арина, Алиса, Данил, Руслан, Диана, Артур һ.б.

Аннары, хәзер кыска исемнәр популяр, ешрак 2 иҗектән тора, әмма шул ук вакытта балаларга озын исемнәр кушу да күзәтелә, бигрәк тә авыл җирендә. Исем никадәр озынрак булса, баланың гомере шулкадәр озынрак булачак, дип санала. Бу исемнәр балага озын гомер, сәламәтлек, зирәклек, ниндидер сәләтләр бирү максатыннан бирелә торган теләк-исемнәр категориясенә керә. Мәсәлән, «тимер» компоненты булган исем (Тимерхан, Тимербулат, гади Тимур) балага ныклык, сәламәтлек бирә дип ышаналар. Юлдаш, Илдус исемнәре балага дус, иптәш табу теләге белән бирелә. Балага Камил исемен кушкан ата-аналар аны камил итеп күрергә телиләр, Кадрия исеме киләчәктә кызны башка кешеләр тарафыннан кайгырту һәм хөрмәт белән «тәэмин итәргә» сәләтле.

«Татар-информ»нан тәрҗемә

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100