Мортазиннардан бәхетле гаилә формуласы: “Хатын-кызның шәхси вакыты да, иреге дә, акчасы да булырга тиеш”
Эшеңдә син бик зур җитәкче булып, хезмәткәрләреңне үзеңә ихтирам белән дә, куркытып та буйсындыра аласың, ә менә гаиләдә фәкать ярату, хөрмәт белән генә гармония урнаштырып була. Арчада яшәүче Зилә һәм Булат Мортазиннар гаиләсе яшь кенә булса да, районга, республикага да шактый билгеле.
2016 елда “Нечкәбил” бәйгесендә катнашып, “Иҗади Нечкәбил” исеменә лаек булган Зилә үзен генә түгел, гаиләсен дә таныткан. Бүген аларның үрнәк гаиләсе “Гаилә чишмәсе”, “Идел буе төбәкләренең иң уңышлы гаиләсе–2017” кебек бәйгеләрдә җиңү яулаган.
Яшел Үзән кызы Зилә белән Арча егете Булат Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында укыганда таныша. Зилә хореография бүлегендә, Булат музыка сәнгате факультетында белем ала.
"Безне "Сәләт" кавыштырды"
– Беренче курстан ук мин аңа гашыйк булып, күңелен яуларга тырыштым, – ди Булат. – 4 курсны тәмамлагач, Мин “Сәләт-Саба” лагерена эшкә киттем, Зилә Әлмәт районындагы “Рухият” лагерена. Биләрдә “Сәләт” фестивале вакытында күрештек. Очраклы гына. Бу – безнең өчен бер билге булды. Шуннан соң без аерылышмадык. 5 курстан соң никах укыттык.
Мортазиннар ике бала үстерә: Камил – 4нче, Рүзәл 2нче сыйныфка бара. Булат музыка факультетын тәмамласа да, читтән торып төзелеш институтында укый. 8 ел Арча районы хакимияте Башкарма комитетында эшләгәннән соң, Казанга китеп, махсус кием сәүдәсе белән шөгыльләнә. Зилә исә Арчада музыка-сәнгать мәктәбендә хореограф булып эшли.
Алдан ук әйтеп үтим, гаилә иң элек Казанда фатир яллап яшәгән. Хәзер исә Арча үзәгендә кыр кадәр өйдә гомер кичерәләр. 30 баш умарталары бар. Бу – аларның өстәмә керем чыганагы гына түгел, күңел сөйгән хобби да.
Гаилә коруларына 10 ел - Роза чәчәге туен билгеләп үткән ир һәм хатын белән гаилә кыйммәтләре, бурычлар, хатын-кыз һәм ир-атның гаиләдәге роле турында җанлы әңгәмә кордык. Шул рәвешле күзләреннән үк гармония, бәхет бөркелгән Зилә белән Булатның телен чишеп, заманча, бәхетле гаилә формуласын төзергә тырыштым.
– Гаиләдә савыт-саба шалтырамый тормый. Сүзгә килсә, хатын-кыз беренче адымны ирдән көтә. Сезнең кайсыгызга беренче адым ясау җиңелрәк?
Зилә: Хатын-кыз беренче кызып та китә бит әле ул. Кычкырышып, үпкәләшеп, айлар буе сөйләшми торган гаиләләр дә бар. Олылар арасында да шундый парларны беләм. Ә безнең ничектер үзеннән-үзе онытылып китә бугай. Юлны күбрәк Булат куя. Йә чәчәк тотып кайта ул, йә торт белән чәйгә дәшә. Төрле вакытлар була. Мин дә Булат яраткан ризыкларны пешереп көтәм аны. Гаеп миндә булса, билгеле.
Булат: Кайсыбыз кызса да, икенчебез юл куярга тырышабыз. Теләсә нинди проблеманы уртага салырга тырышабыз.
– Сезнең быел гаилә коруыгызга 10 ел. 1, 3,7, 10 елда гаилә кризислары була, диләр. Сезгә кагылдымы болар, аларны ничек үттегез?
Зилә: Әтисе, безнең дә андый вакытларыбыз була бит, әйеме, барысын да ташлап качасы килә кайвакыт. Үземнең дә кеше яшәми торган утаруга китеп, онытыласы килгән вакытлар була. Андый вакытта хатын-кызга берәр эшкә чуму кирәк. Мәсәлән, Сабантуй вакытлары...
Булат: Зилә иҗатка бирелеп алса, бөтен кризислары үтә аның. Яки берәр төркем туплап кул эшләренә өйрәтә, өлкән яшьтәге апаларны җыеп фитнес түгәрәкләре оештырулары да шул кризистан чыгу юлы эзләведер.
Зилә: Кайбер кеше гаилә кризисы, проблемалар дип, тәлинкәләр вата, баласын кыйный, шулай итеп үч ала. Чыннан да, аны үз күңелеңдә тотарга ярамый. Әмма артык энергияне файдалы эшкә сарыф итәргә кирәк. Үзеңдә тоту чиргә китерә. Ә иң ахмак юлы инде – аерылышу. Әмма аерылышу һәрвакыт җиңел, аны үтә белергә кирәк. Безнең дә бер елдан соң да, өч елдан соң да булды ул кризис. Мин аны хәзер олыгая-олыгая аңлыйм, гомереңне психологик яктан бүлеп барасың һәм үткәреп җибәрәсең. Йорт салганда инде күрмәгәнне күрдек. Яшьләр әзергә-бәзергә ияләшкән диләр инде. Без дә баш тартмас идек андый тормыштан, тик тәме булыр идеме икән? Ничек тә булса, түзеп, кирәк вакытта күзеңне йомып, ишетмәмешкә салышып, дәшми калып та башлыйсың тормышны.
Булат: Билгеле, аерым нигез кору күп вакытта яшь гаиләнең үз кулыннан килә торган гына хәл түгел. Бу зур эштә ике як әти-әни дә тигез итеп ярдәм итте. Алар керткән өлеш тигез булмаса да, тырнак астыннан кер эзләү тавыш-гаугага җитә.
Зилә: Хәзер безнең ике катлы йортыбызның ишекләре ике як туганнарга да һәрвакыт ачык. Дусларыбыз да күп. Иремнең туганнарын да үз якыннарым кебек каршы алырга тырышам. Минем яктан килсәләр дә, Булат утырып тормый, мунчасын да яга, шашлыгын да пешерә.– Килен-каенана арасын ничек хәл иттегез?
Зилә: Әниләр белән 4 ел яшәдек. Мөнәсәбәтләрнең төрле чагы була. Каядыр турысын әйтәсең, каядыр әни аңлап, юл куя. Яшьләрнеке яшьләрчә инде. Каенана нинди, килен шундый. Каенана үз йортына килгән кешегә барыбер йомшаграк булырга тиеш. Рәхмәт, балаларыбызны үстерешәләр. Булат белән төзелеш дип чапканда, ике бала әни өстендә булды.
Булат: “Сезнең тормыш инде көйләнгән” дип әйтә кайберәүләр. Тормыш кору ул – өйләнү дигән сүз генә түгел. Тормыш кору ул –беренче чиратта йорт җиткезү. Аллага шөкер, без хәзер ачы хезмәтнең җимешен татыйбыз. Каядыр экономияләргә, ашамаска, күңел ачмаска да туры килде. Хәзер Аллага шөкер, Ходай биреп тора.
– Зилә, син гел сәхнә тирәсендә, Ә Булатның эше Казанда. Сезнең гаиләдә көнләшүгә урын бармы, кагылганы булдымы аның сезгә?
Булат: Көнләшү дигән сүз үзара сөйләшкәндә ычкынып китәргә мөмкин әле, әмма ул безнең бусаганы атлап кергәне юк. Без аны уен-көлке белән уздырып җибәрәбез. Мин соңгарак калсам, Зилә хәлләрне сорап шалтырата инде. “Туры өйгә кайтасыңмы, сулда йөрмисеңме син?” дип тә төрттереп ала.
Зилә: Арчадан Казанга йөреп эшләүчеләр күп бит. Булат ул юлда кеше калдырмый, утыртып алып кайта.
Булат: Без бер-беребезгә ышанган.
Зилә: Минем эштә бер коллегам бар. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре ул, 60 яшь үзенә. Без аның белән гел сәхнәдә. Мәдәният өлкәсендә эшләүче ир-атлар байтак. Менә күптән түгел Йошкар-Олага алып бардык балаларны. Иртәнге дүрттә чыгып киткән идек, төнлә генә кайттык. Балаларның һәрберсен өенә озатып куярга кирәк. Көнләшү дигән әйбер дә бардыр, мин бит инде матур. Ирем дә төшеп калган кеше түгел, күз төшә. Икебез дә аралашучан. Безгә кызыгучылар да бардыр.
– Ә сезнең гаиләдә кайсыгыз баш, кайсыгыз муен?
Булат: Бу бик фәлсәфи сорау булды әле. Муенмы икән мин, башмы...
Зилә: Булат ничек әйтә, шулайрак булып чыга инде безнең. Дөресрәге, хатын-кыз ничек әйтә шулай була инде, әмма Булатның сүзен мин өстен калдырам.
Булат: Берәр төрле мәсьәләне хәл итсәк, без аңа икебез дә төзәтмәләр кертә алабыз. Тормыш буенча, планнарны бергәләп корабыз. Әмма Зилә дә ир сүзеннән чыкмаска тырыша.
– Мәсәлән, якшәмбе көнне Зиләнең бер планы була, Булат икенчене уйлап куйган. Кайсыгызның сүзе җиңеп чыга бу очракта?
Зилә: Мин үзем теләгән җиргә барам, Булат умарталыгына юнәлә. Без шуңа риза. Миңа салон, чәчтарашханә, музыка тыңлау кирәк. Хатын-кыз үзенә вакыт һәм игътибар бүлмәсә, үзен яратмаса, аны башкалар да, ире дә яратмый. Мин иремә дә, аның туганнарына да, улларыма да үрнәк булырга тиешмен. Хатын-кыз үзенә “крест” куярга тиеш түгел. Мин, мәсәлән, фитнес түгәрәге алып барганда кичке 9да кайтам. Булат: “8 дә бетте бит инде” дип шалтырата. Мин башкаларны озатканчы, үзем киенеп кайтырга чыкканчы вакыт уза бит. Әмма бездә хатын-кыз эштән кайтты да хуҗалык эшенә чумды дигән сүз юк. Ирем мин кайтышка ашарга да әзерләп куя. Мин ирем эштән кайтканны алъяпкыч ябып көтеп утырмыйм. Ниндидер эшем, репетицияләр бар икән, ул кайтканда мин өйдә дә булмыйм. Каникул вакытында инде барысына да вакытында өлгерергә тырышам.
Булат: Дөресен генә әйткәндә, кинога барыргамы, хоккейгамы – без моны алдан уйлап, планлап куйган булабыз инде. Шуңа күрә, менә уйлап утырдым, безнең беребез каядыр барырга теләп, икенчебез аңа каршы төшкәнне хәтерләмим.
– Зилә, хатын-кыз үзен карарга тиеш дисең, ә ир аны аңлыймы һәм бәялиме соң?
Зилә: Без шуңа өйрәнү стадиясендә. “Кирәкме соң ул, болай да нормально бит инде” дигән сүзләр дә булды, билгеле. Ир-атны моңа ияләштерергә, әзерләргә кирәк. Приказ биреп кенә тыңлатып булмый аны. Мәсәлән: “Мин шуны-шуны эшләдем, миңа хәзер монда барырга кирәк (чәчтарашханә, тырнак сервисы, матурлык салоны). Миңа ул бик мөһим, кирәк” дип әйтәсең. Моны гаилә коруга ук әйтә, аңлата башларга кирәк дип саныйм. Чөнки вакыт узу белән ир аңа күнегә алмый. Хатын-кызның каядыр чыгып китүе - ир өчен стресс. Мин декрет вакытында өй – төзелеш шул ике арада гына кайнаштым. Хәтта балалар белән дә өй тирәли генә йөри идем. Ә эшкә чыккач, үз-үземне карыйм, анда-монда барам, соңга да калган вакытлар була. Ә бит ирем дүрт ел буе минем өйдә алъяпкыч ябып, ашарга пешереп көтеп торуыма гадәтләнгән. Аннан соң да шуны көтә. Шуңа күрә, хатын-кыз декрет ялында да үз-үзен карарга, аралашырга, кеше арасына чыгарга тиеш. Хатын-кыз үзенең энергиясен кая да булса сарыф итеп кайтырга хокуклы. Шул чакта гына ул гаиләсе өчен чәчәк ата. Ә халат киеп, чәчен дә тарамыйча көне буе аш бүлмәсеннән чыкмаган хатын ире өчен дә кызык түгел, башкаларга да үрнәк була алмый.
Булат: Кайбер нәрсәләр белән килешеп бетмәсәк тә, хатын-кызны аңларга тырышабыз инде. Чыннан да, хатын-кызга рухи азык кирәк. Маникюр ясатып кайтса да, хатын-кыз очып йөри.
Зилә: Мин үзем дә акчаны уңга-сулга чәчү яклы түгел. Әни тәрбиясе шундый булды: кием өстенә кием алырга күнекмәгән мин. Савыт-саба өстенә дә яңасын җыймыйм.
Булат: Акчаны исраф итү яклы түгелбез. Зиләнең дә, минем дә әти-әни намазда. Менә әле әти икенче тапкыр Хаҗга китте. Зиләнең әти-әнисе дә Хаҗ кылган кешеләр. Алар безне исрафтан сакланырга куша. Әмма кирәк әйбергә, акча бүлергә тырышабыз. Юкса, нигә эшлибез соң без аны?
– Бу җаваптан, сүз үзеннән-үзе акча мәсьәләсенә барып тоташа.
Зилә: Зур сатып-алулар, квартплата түләүләр, ашау-эчү – Булат өстендә.
Булат: Гаилә бюджеты ир-ат кулында булырга, әмма хатын-кызның үз акчасы булырга тиеш. Безнең илдә хатын-кызлар уч тутырып акча ала димәс идем, аның хезмәт хакы үзендә калса да бик әйбәт.
Зилә: Мәсәлән, районга яраткан җырчыбыз концерт белән килә, ди. Без студент вакыттан бирле Айдар Галимовның бер концертын калдырмыйбыз, Гүзәл Уразованы яратабыз. Мин афиша күрсәм, “Булат, шул көнне планнарың нинди, ике билет алам” дип шалтыратам. Мин биш җырчыга билет алсам да, Булат андый чараларга каршы килми. Аңа бит инде минем бер аванс кереп китә. Мәктәптә хәзер “Мәдәни көндәлек” алып барырга кирәк. Улларыбызны да мәдәният белән таныштырырга тырышабыз.
Булат: Бал кортлары, оялар, рамнар алуга да күпмедер акча кереп китә. Дөрес, балыннан табышы да бар инде аның. Менә шулай әйләнештә йөри. Әмма гаилә алып бару – һәрвакыт ир-ат җилкәсендә.
– Бездә бала тәрбиясе барыбер күбрәк хатын-кыз өстенә төшә. Эштән арып кайткан ир, телевизор каршында гына ятарга тиешме, әллә балаларга дәрес әзерләтү яки башка хуҗалык эшләре дә аңа йөкләнәме?
Булат: Безнең өйдә телевизор караучы юк. Ике телевизор бар безнең. Әмма карамыйбыз. Уңышлы кешеләр тв карамый. Ә дәресләрне бергәләп әзерлибез. Улларымны спортка тарту, хоккейга йөртү - минем эш.
– Хатын-кызның шәхси вакыты, дус кызлары белән күрешү рөхсәт ителә торган гамәлме, ничек уйлыйсыз?
Зилә: Ир белән хатын бер-берсенә ябышып йөрергә, кая барса да бергә булырга тиештер дип уйламыйм. Берникадәр ирек булырга тиеш. Мин мәсәлән, ике улым белән әниләрдә – Яшел Үзәндә кунак булдым. Ирем әле сеңлемнең ире һәм балалар белән күптән түгел Кырымнан ял итеп кайтты.
– Заманча бәхетле гаилә нинди булырга тиеш ул сезнеңчә?
Булат: Мәхәббәт белән генә яшәп булмый. Бер-береңне аңлау, юл куя белү кирәк. Берең кызганда, икенчең дәшми калу бик кыен. Алай булмаса, сүзгә килгәннән соң, озакка сузмыйча дуслашу кирәк. Берең башлап сүз дәшә икән, оныт син үпкә-ачуны, берни булмагандай сөйләшә башла.
Булат һәм Зилә белән ике сәгатькә якын аралашып утырдык. Чиләгенә күрә капкачы диләр мондый пар турында. Чыннан да, Булат белән Зилә бер-берсенә шулкадәр туры килеп, бер-берсен тулыландырып тора. Үзләре әйтүенчә, аларга тәүлекнең 24 сәгате генә җитми. Ниятләре дә зурдан. Алар Арчада балалар өчен иҗади үсеше мәктәбе ачарга уйлый. Күпбалалы, аз керемле гаиләләргә ярдәм йөзеннән, бушлай төркемнәр эшлиячәк анда. Анда “Әни+мин”, “әти+мин” кебек уртак семинарлар, хореография, рәсем, уку дәресләре булачак. Мәктәпнең барлык чыгымнарын да Мортазиннар үз өстенә алмакчы. Киләчәктә исә берәр төрле Грантка өметләнәләр. Тырыш гаиләгә Арча район башлыгы да ак юллар теләгән. Менә шундый эшләр. Ә юк, чак онытмадым, улларының шәхси теләкләрен истә тотып, курчак кебек бер кыз алып кайту теләге дә бар әле аларның. Инде исеме дә әзер. Абыйлары булачак сеңелләренә Гүзәл дип исем дә сайлап куйган.