Моргка китереп салган пенсионер хатын терелгән
Санитар хатын мәеткә номер тага башлагач, пенсионер терелгән.
Белогорск шәһәрендә бер
«Морг персоналы каршында мәет терелә», дип сөйли канал хәбәрчесе. Санитар хатын мәеткә номер тага башлагач, ул терелә башлаган. Пенсионерны ашыгыч ярдәм белән хастаханәгә озатканнар. Тик ул шунда барыбер вафат булган.
Бу турыда Белогорск хастаханәсенең ашыгыч медицина ярдәме бүлеге җитәкчесе Андрей Данников аңлатма биргән.
«12 гыйнварда 9.48 сәгатьтә ашыгыч ярдәм пультына Белогорск шәһәре моргыннан хәбәр килде. Алар моргка китерелгән хатынның исән булуын әйтте. Ике минуттан табиблар бригадасы моргка килде. Хатынның йөрәге бик сүлпән тибә, сулыш алуы бар иде. Аңа реанимация чаралары күрелде. Бераз стабильләштергәннән соң, хатынны шәһәр хастаханәсенең реанимация бүлегенә китерделәр.
Бу хатынның Васильевка авылында яшәве ачыкланды Ул сәламәт яшәү рәвеше алып бармаган. Бергә кунган кешеләр иртәнге якта бу хатынның суламавын абайлап ала. Алар табибларга мөрәҗәгать итми. Полиция хезмәткәрен чакырталар. Ул исә моргка юллама язып бирә. Ритуаль хезмәт машинасы бу хатынны моргка китерә. Ашыгыч ярдәмгә шалтырату булмый», — дигән табиб Андрей Данников.
"Вакытында ашыгыч ярдәм чакырсалар, хатын исән калыр идеме" дигән сорауга да табиб фараз бирүдән баш тарткан.
Бу хатын туңып һәм агуланып үлгән дип фаразлана.
Амур өлкәсе буенча Тикшерү комитеты идарәсе һәм эчке эшләр министрлыгы тикшерү оештырган.