Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мордва кызы Наталья Сабитова: Көн саен бер-ике татар сүзен отып, сөйләмемә кертергә тырышам

Татарстан күп милләтле республика. Ике йөзгә якын милләт вәкиле Татарстанны үз туган иледәй якын күрә. Чувашиянең Порец районы Напольное авылында туган Наталья Сабитованың Казанга килеп төпләнгәненә өч кенә ел булса да, үзен ул татар гаиләсе кешесе итеп хис итә. Ире Шамил белән Полина исемле кыз үстерәләр. Рус, татар, эрзя теллләрен су урынына эчүче Наталья өйдәгеләргә дә төрле телләргә мәхәббәт уятырга өлгергән.

news_top_970_100
Мордва кызы Наталья Сабитова: Көн саен бер-ике татар сүзен отып, сөйләмемә кертергә тырышам
Татарстанда бүгенге көндә 19 мең 156 мордва яши. Башлыча алар Яр Чаллы шәһәре, Лениногорск, Тәтеш, Яшел Үзән, Чистай, Бөгелмә, Кама Тамагы районнарында гомер итәләр. Казаннан 140 километр ераклыкта Кама Тамагы районында  Мордва Каратае авылы бар.  Алар нибары 156 кеше генә калган. Киемнәре, гореф-гадәтләре мордваларныкы булса да, авылда татар телендә генә сөйләшәләр.

Наталья, сездә телләргә карата мәхәббәт кайдан килә соң? Мордва кызының татарча аралашуы безгә сәеррәк тә тоела хәтта...

- Ничек инде ул, Татарстанда яшәп, җирле халыкның телен өйрәнмәскә мөмкин? Мин үз мордва телемне дә онытмыйм, иремне дә, кызымны да тел үзенчәлекләре белән таныштырам. Без мордваларның ике этник төркем: мукшы һәм эрзя телләре бар. Мин менә эрзя теленең нечкәлекләрен кечкенәдән, мәктәптә үк тирәнтен өйрәндем. Татар теле белән охшаш сүзләр күп бит. Бәлкем татар телен өйрәнүе миңа шуңа да җиңелрәк булгандыр. 

Гаиләмдә өч телдә сөйләшәбез, русча, татарча һәм мордвача, бернинди тел кыенлыкларын да сизмим. Яныңда яраткан кешең булса, телен дә, мәдәниятен дә һәм гореф-гадәтләрен дә өйрәнәсең, кабул итәсең һәм үзеңне дә шул милләт кыпылчыгы кебек хис итә башлыйсың. Ирем татар булгач, аның телен белү табигый бит инде. Дуслар, туганнар арасында яшибез. Алар татар телендә аралаша, мин дә үзеннән үзе татарча аралашырга мәҗбүр булам. Кызыбыз Полина мәктәптә татар телен өйрәнә. Аның белән дәресләр әзерләгәндә, дә икәүләшеп тел үзенчәлекләрен барлыйм. Икебез өйрәнгәндә аңа да күңеллерәк. Һәр көн саен татар телендә бер ике сүзне отып калып, сөйләмемә кертеп җибәрергә тырышам. Шунысы да игътибарга лаек, 25 процент татар сүзләре минем туган телемнеке белән охшаш. Бәлкем шуңа да миңа татар теле якындыр. Йорт-хуҗалык, көнкүреш әйберләренең атамалары күбесенчә бер үк икән безнең.

-Татар сезгә телен нинди чакларда ешрак кулланырга туры килә?

- Татарлар күп җыелган җирдә, әлбәттә инде, татар теленә күчәргә туры килә. Мин һөнәрем буенча туклану өлкәсендә эшлим. Эш урынында өлкән яшьтәге абый-апалар гадәттә рус телендә аралашмый, аларга күбрәк татарча сөйләшү ошый. Шуңа күрә мин дә татарчага күчәм. Өебездә “Идел буе халык әкиятләре” дигән китап бар. Менә шул китапта төрле милләтнең әкиятләрен укыйбыз. Татар кинолары да карыйбыз.

Тел өйрәнелмәсә, милләт тә  югалырга мөмкин

Наталья, мордва кызын татар мәдәнияты нәрсәсе белән җәлеп итте?

- Татар мәдәнияты киң кырлы, үзенчәлекле, аның тамырлары тирәндә. Кайчандыр мордва, татар бергә яшәгән бит. Телләребезнең охшашлыгы да шуннан киләдер, дип уйлыйм. Кайчагында ирем белән гәпләшеп тә алабыз, “Алаша” (ат) мордвалар сүземе, әллә татарларныкымы икән дип? “Кода” сүзе безнең уртак икән бит. Мордва белән татар теле арасында охшашлык 25 процентка җитә дигән идем бит. “Кил монда”, “Җук, юк” чувашларныкы белән дә охшаш. Гомумән, адәм баласы телләр күп белсә, шулкадәр мәдәниятлерәк, белемлерәк була бит инде. Һәркем үз туган телен белергә тиеш. Тел ул мәдәният, гореф-гадәт, тел ул милләтнең җаны һәм аны өйрәнми мөмкин түгел! Тел өйрәнелмәсә, милләте дә югалырга мөмкин. Без Татарстан халыклары дуслыгында эшләүче төрле милләт вәкилләренең лидерлары буларак бу хакта эш уйланабыз. Татарстан төрле милләт вәкилләренең дус-тату яшәүләре белән дә Россиядә дан тота да бит инде. Дуслык безне көчле итә.

Наталья, эрзялар белән уртак сүзләр күп дидегез. Бу җәһәттән ирегез Шамил әфәнде белән китап та әзерлисез, дип ишеткән идек?

- Әйе, ирем Шамил югары уку йортында студентларга белем бирә. Тел темасы аңа да якын. Ә үзем мәктәптән бирле телләр белән кызыксынам. Шуңа күрә мордва, татар телләренең охшашлыгы турында, телдәге уртак сүзләрне җыеп китап эшли башладык. Шактый материал тупланды. Татар белән мордва телендә охшашлыклар бар. Сүз уңаеннан шуны да әйтеп узасым килә: Татарстан халыклары дуслыгы йортында мордва балаларының якшәмбе мәктәбен дә ачарга ниятлибез. Республикада мордва мәктәпләре аз, Казанда бөтенләй юк. Телне, мәдәниятне өйрәтә торган бу мәктәп мордваларга зур файда булыр иде. Кызыбыз Полина өчен дә кирәкле хезмәт булачак ул. Китап 2018 елда дөнья күрер дип планлаштырабыз.

Яшь килен шикелле көн саен сыналам

Татар телен өйрәнәсе авыр, диючеләр бар. Аларга киңәшләрегез нинди?

- Сүз дә юк, татар грамматикасы катлаулы. Ә тел үзе җиңел өйрәнелә. Китаплар, аралашу булса тиз асылына төшенәсең. Татарстанда татарча сөйләшә торган кешеләр күп, шулай булгач, татар аудиторияләренә барырга кирәк, алай тизрәк тә өйрәнергә була. Татар теле аралашканда кырысрак кебек тоела миңа, анда сузык авазлар күбрәк шикелле.

- Татарстан халыклар дуслыгы йортындагы эшчәнлегез турында да сөйләп узыгыз әле?

- Татарстан республикасы мордва милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе булып мин 2017 елның май аеннан гына эшли башладым. Мордвалар Татарстан шактый яши. Ләкин үз мәктәпләребез бик аз, Казанда бөтенләй юк. Шуңа күрә Татарстан халыклары дуслыгы йортында Якшәмбе мәктәбе ачарга карар кылдык. Ана теленә, үз мәдәниятеңә карата кызыксындыру тудырырга кирәк. Без биредә уен рәвешендә балаларга мордва халкы турында сөйләргә, аңлатырга уйлыйбыз. Ә аннан грамматика, телнең үзен өйрәтә башламакчы булабыз. Балаларны мәдәният чараларына йөртергә дә исәп тотабыз.

- Наталья, татарның мили ризыкларын әзерләү буенча да, сез уңыш казанган кеше икәнсез?

- Әйе, мин тукландыру өлкәсендә эшлим. Безгә туристлар күп килә, шуңа күрә Татарстан җирендәге милли ризыкларга өстенлек бирелә. Татарның популяр саналган токмачлы аш, өчпочмак, гөбәдия, чәкчәк кебек ризыкларын әзерләү буенча кунакларга осталык дәресләре - мастер-класслар күрсәтәм. Татарда яшь киленне токмач кистереп сыныйлар бит. Тырышлыгымны бәяләделәр, татар милли ашларының “мастер-шеф” дигән исемгә лаек дип таптылар  Менә мин көн саен диярлек сыналам да инде... Чит өлкәләрдән килгәннәргә бу проектларыбыз бик ошый. Милли ризыкларны да яратып ашыйлар. Кунакларга татар телендә дә дәшеп куйсаң, күңелләре булып китә. Үзем белгән, гаиләмдә еш куллана торганнарын татар сүзләрен сөйли-сөйли, мастер-класслар уздырам. Теге яки бу милләткә мәхәббәтне ризык аша да тәрбияләргә була бит.

Белешмә: Наталья Сабитова 1984 елның 15 декабрендә Чувашиянең Порец районы Напольное авылында туган. Туган авылында урта белем ала. Мордва (эрзя) теленең грамматикасын тирәнтен өйрәнә, район һәм республика олимпиадаларында актив катнаша, призлы урыннар яулый. Төрле телләргә хирыслыгы бала чактан ук килә.

Биш яшеннән “Умарина” мордва фольклор ансамблендә чыгышлар ясаган. Югары белемне Чуваш республикасының дәүләт авыл хуҗалыгы академиясендә алган.

Казанга килеп яши башлавына берничә генә ел булуга карамастан, татар гореф-гадәтләрен тирәнтен үзләштерергә өлгергән. Төп хезмәт урыны - тукландыру өлкәсе. Татар милли ашлары әзерләү буенча “шеф-оста” дигән исемгә дә лаек дип табылган. 2017 елның май аеннан Наталья Сабитова Татарстан республикасы мордва мили-мәдәни автономиясе җитәкчесе итеп сайланды.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100