news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мордовиягә Украина дроннары һөҗүм иткән

news_top

Мордовиядә беспилотникларны бәреп төшергәндә зыян күрүчеләр булмаган. Бу хакта төбәк башлыгы Артем Здунов «ВКонтакте» битендә хәбәр итте, дип яза «Лента.Ру».

Россия Оборона министрлыгы мәгълүматлары буенча, махсус операция башланганнан бирле, Мордовиягә беренче шундый һөҗүм ясалган.

Здунов сүзләренчә, төнлә төбәккә самолет тибындагы пилотсыз очкыч һөҗүм итмәкче булган. Һава һөҗүменә каршы оборона чаралары 2 дронны бәреп төшергән, диде ул. Фаҗига урынында махсус хезмәтләр эшли.

Ачык чыганаклардагы мәгълүматлар буенча, Мордовия чикләреннән Украинага кадәр иң кыска ара 500 километр тирәсе.

Апрельдә Татарстанга да шундый һөҗүм булды, дроннар «Алабуга» махсус икътисади зонасында студентлар тулай торагына төшкән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар