Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мордовиядә татар авылларында яшәүчеләр гаиләләре белән коронавирустан интегүен сөйли

Кешеләр хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә ашыкмый, дип яза Мордовиядә яшәүчеләр.

news_top_970_100
Мордовиядә татар авылларында яшәүчеләр гаиләләре белән коронавирустан интегүен сөйли
https://pixabay.com

Россия һәм Татарстан Мөслимәләр берлеге җитәкчесе Наилә Җиһаншина Фейсбук челтәрендәге шәхси сәхифәсендә үзенә атап язылган хәбәрне урнаштырды. Аңа Мордовиянең Саранск шәһәрендә яшәүче кеше ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.

«Әссәләмү галәйкүм, Наилә апа! Мин үзем Мордовиянең Саранск шәһәреннән. Хәзерге вакытта коронавирус белән авырыйм. Мөселман авылларында (Азюрка, Алтары, Кривозерье) һәм башка мордва авылларында яшәүче туганнарым шушы куркыныч авырудан интегә, күпләре һәлак була, күпләре ИВЛ аппаратларына тоташтырылган. Ашыгыч ярдәм чакыруларга килеп җитәргә дә өлгерми, хастаханәләр тулган. Хәзер хастаханәгә беркемне дә алып та китмиләр, бик авыр хәлдәгеләрне генә алып китәләр. Минем мөрәҗәгатемне халыкка җиткерсәң иде. Бәлки без бергәләп бу очрактан чыгарга ярдәм итә алырбыз. Исемемне атамасаң иде», — дип язган Наилә Җиһаншинаның танышы.

Мордовиядә яшәүче Марат Ашимов та Фейсбук челтәрендә шушы хәл турында язды.

«Мордовиянең татар авылларында: Азюрка, Иняты, Алтары, Кривозерьеда соңгы ике атнада пневмония белән авыручылар саны кисәк артты. Кешеләр бөтен гаиләләре белән авырый, еш кына алар медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итми, гади салкын тию дип уйлыйлар. Әгәр мөрәҗәгать итсәләр дә, экстрен очракларда гына хастаханәгә салалар. Соңгы көннәрдә берничә кеше үлде. Хәзерге вакытта күпләр реанимациядә ята. Ә рәсми хәбәрләрдә Ромадановский районында көненә 1-2 кеше ковид йоктыра дип язалар», — дип яза Марат Ашимов.

Ул татар авылларында яшәүчеләр һәм аларның туганнарына мөрәҗәгать итә. «Авыру туганнарыгыз белән аралашуны чикләгез; симптомнар барлыкка килсә, табибка мөрәҗәгать итегез; кешеләрне күп итеп җыеп чаралар — мәет җирләү, мәчеттә намаз, җыелышлар уздырмагыз; гигиена һәм карантин кагыйдәләрен үтәгез; иң мөһиме - авыруны яшермәгез һәм дәвалау таләп итегез», — ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100