news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мордовиядә күпер коймасына бәрелгән иномарка уртага өзелгән мизгел видеога эләккән

Honda Integra белән идарә итүче 21 яшьлек егетнең машина йөртү таныклыгы да булмаган.

news_top
Мордовиядә күпер коймасына бәрелгән иномарка уртага өзелгән мизгел видеога эләккән
Мордовия буенча ЮХИДИ

4 октябрьдә кичке алтылар тирәсендә Мордовиянең Саранск шәһәрендә юл һәлакәтендә 21 яшьлек егет үлгән. Машинада пассажир утыргычында бара торган 21 яшьлек кыз исән калган, аны хастаханәгә озатканнар. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Инсар елгасы аша күпердә фаҗига мизгелен күзәтү камерасы видеога төшереп торган.

Кадрлардан күренгәнчә, Honda Integra машинасындагы кеше идарәсен югалта. Автомобиль шуып китә һәм металл коймага барып бәрелә. Шуннан соң иномарка уртага өзелә.

Мордовия буенча ЮХИДИ хәбәр иткәнчә, авария урынында имгәнгән егет һәлак була. Аның машина йөртү өчен таныклыгы да юк.

Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар