Мордовиядә бер авылда рәттән алты йорт янып беткән - фото
Мордовиядә бер авылда рәттән алты йорт янып беткән - фото

Бүген, 25 апрельдә, Мордовия Республикасының Ичалковский районындагы Кендя авылында коточкыч янгын була. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мордовия Республикасы буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
"Иртәнге уннар тирәсендә Кооперативная урамында янгын чыгу турында хәбәр килде. Җил бик көчле булу сәбәпле, ут берьюлы алты йортны чолгап алды", диелгән бу хәбәрдә.
Йортларның өчесендә кешеләр ел әйләнәсенә яшәгән, ике йорт бакча йорты буларак файдаланылган, бер йорт ташландык булган. Янгын сүндерү өчен 8 машина, 25 кеше җәлеп ителгән. Янгын сүндерүчеләр тырышлыгы белән генә ут башка йортларга күчми калган. Имгәнүче кешеләр юк.

"Янгын коры үлән ягудан килеп чыгуы ихтимал", диелгән әлеге хәбәрдә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мордовия Республикасы буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте фотолары