news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Морҗа ябык булган». 14 яшьлек кызлар авыл мунчасында үлгән

news_top
«Морҗа ябык булган». 14 яшьлек кызлар авыл мунчасында үлгән
Фото: https://t.me/su_skr64, Саратов өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе

Саратов өлкәсендәге Ивановка авылында 21 апрельдә фаҗига була. Биредә 2 бала мунчада үлә. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Төбәк буенча Тикшерү идарәсе җинаять эше ачкан.

Якынча белешмә буенча, утын ягыла торган мунча миче белән сак эш итмәү аркасында, мунчада углерод окисе җыела. Мичнең морҗа капкачы ябылган була. Шулай итеп 14 яшьлек кызларның гомере өзелә.

Ведомство белешмәсе буенча, хәзер фаҗига сәбәпләрен белгечләр ачыклый. Гаепле кешене эзлиләр. Экспертизалар билгеләнгән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар