Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Моның турында әйтмиләр»: табиб балаларны кариестан саклауның онытылган ысулын искәртә

news_top_970_100
«Моның турында әйтмиләр»: табиб балаларны кариестан саклауның онытылган ысулын искәртә

Педиатр Илдус Лотфуллин балаларны кариестан саклау буенча киңәшләр белән уртаклаша. Бу хакта ул үзенең телеграм-каналында яза.

«Кариесны дәвалауның күпме торганын күрдегезме? Тешләрне саклау һәм эшне дәвалауга җиткермәү күпкә арзанрак. Якынча 3 ел элек мин очраган һәркемгә теш гигиенасы буенча белешмәләр өләшә башладым. Элегрәк бу исемлектәге күп нәрсә ата-аналарны гаҗәпләндергән булса (теш пастасындагы фтор?!), бүген барлык ата-аналар да диярлек стандарт киңәшләр белән таныш», – ди табиб һәм «арзан ысул» буенча киңәшләрен кызыклы формада яза.

  1. Беренче теш чыккан көннән башлап тешләрне көненә 2 тапкыр теш пастасы белән чистартырга. Кичен чистартканнан соң, тешләргә берни дә тияргә тиеш түгел – «беләбез, беләбез».
  2. Теш пастасы һәрвакыт фторлы булырга тиеш, оптималь – аминофторид (olaflur) – «моны да беләбез».

  3. Ксилитлы салфеткалар, монобәйләмле (многопучковый) теш щеткалары, флоссерлар (иск. – теш араларын чистарту өчен җайланма), «налет» индикаторы һәм кариес башланып килгәндә – ре-гель – «беләбез без».

  4. Теш чистартуны контрольдә тоту: 7 яшькә кадәр – теш щеткасы әти-әни кулында, 10 яшькә кадәр – бала теш чистартканда янында басып торабыз – «җитәр инде, барысын да беләбез».

Әмма бездә бик аз сөйләнә торган бер пункт бар. Гомумән, моның турында әйтмиләр. Ул ничектер тыелган булып санала, – дип дәвам итә табиб.

Ул бу «пунктның» уңай якларын әйтеп уза. Болар арасында «сөт тешләрдә кариес ешлыгын – 35 процентка, ә даими тешләрдә 26 процентка киметә, кариессыз балалар санын якынча 15 процентка арттыра», «сәламәтлеккә зыян китерми», «экологиягә зыян китерми», дигән «дәлилләр» бар.

Бу – фторлы су. Әйе, әйе. Литрына 0,7 миллиграмм фтор булган суны эчү нормаль. Балалар өчен сөтле катнашмаларны да мондый суда эретергә рөхсәт ителә.

Мин бездә нәкъ менә литрына 0,7 миллиграмм фторлы су тапмадым. Зур кыенлык белән маркетплейсларда литрына 1,1 миллиграмм фторлыны таптым. (Галимнәр литрына 0,5-1.1 миллиграмм концентрация рөхсәт ителә дип саный). Якынча 0,7 булсын өчен, пациентларга гади су белән аралаштырып эчәргә киңәш итәм.

Ни өчен бездә суны фторга баету онытылган – миндә аңлатма юк. Фтордан курыкмагыз, флюороз – бик сирәк күренеш. Теш пастасы дөрес күләмдә кулланылганда һәм эчә торган су фторлы булганда, флюороз үсеш алмый, – ди ул.

Табиб теш пастасы күләмен аңлата торган рәсемнәр дә тәкъдим итә. Түбәндәге рәсемдәге теш пастасы күләме – 3 яшькә кадәр балалар өчен.

Түбәндәге рәсемдәге теш пастасы күләме – 3 яшьтән зуррак балалар өчен (борчак кадәр). Олырак балалар «борчак кадәр»дән күбрәк күләмдә паста куллана ала.

Бу язма астында күп кенә комментарийлар да калдырганнар. «Бу киңәшләрне үтәү баланың тешләре сәламәт булуга 100 процент гарантия бирерме? Бу мәсьәләдә генетика тәэсире бармы?» – дигән сорауга табиб үзе җавап калдырган.

«Минемчә, юк, әлбәттә. Башка факторлар да бар. Мәсәлән, ата-аналарда кариес. Әгәр ата-анада кариес бар икән, 1 ел эчендә ул балада барлыкка киләчәк, дигән бик көчле фәнни дәлилләр бар. Чөнки бу – инфекция», – ди Лотфуллин.

Табиб шикәргә кагылышлы өстәмәне дә яза. «Өйдә шикәр булмау минем белешмәдә беренче урында тора. «Табигый шикәр» (бал, кипкән җиләк-җимеш) шулай ук зарарлы булырга мөмкин», – ди ул. Рәхмәт сүзләре язучылар да бар. «Балаларның тешләре энҗе кебек булганда, минем кәефем күтәрелә», – ди табиб.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100