Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Моның бөтенесенә аракы гаепле!»: Әлки районында фаҗига булган

news_top_970_100

Әлки районы Татар Чиябашы авылында 2 яшүсмер махсус хәрби операциядән кайткан 47 яшьлек кешене кыйнап үтергән.

16 һәм 17 яшьлек егетләр Айрат исемле бу ир-атта кунакта була, бергә эчәләр. Соңрак егетләр йорт хуҗасын йодрыклары белән дә, тибә-тибә дә кыйныйлар. Ир-ат суламый башлагач, Казанга таксида китеп барганнар. Бу 2 егетне кулга алганнар, дип яза «Мash Iptash» телеграм-каналы.

Бер яшүсмернең тәрбиягә алынган бала булуын, икенче егетнең әти-әнисе юл һәлакәтендә вафат булып, аның әби-бабасы тәрбиясендә үсүе билгеле. Телеграм-каналда язып калдырылган фикерләр арасында мәрхүм Айрат абыйның туганнан туган сеңлесе Гөлназ Галиеваның фаҗига турында, гаепләнүче егетләр турында белгәннәре дә бар.

«Авыл халкы аны «тыныч бала, әйбәт бала» ди. Айрат абый бик жәл, махсус хәрби операциядән исән кайтты, ә монда үлде. Ялга кайткан иде. Әйе, акчасы бар иде.

Моның бөтенесенә аракы гаепле! Ул ялдан хәрби операциягә китә алмады, чөнки исерек килеш документларын югалтты. Үзен дә аек булмау сәбәпле яклый алмаган. Минем имеш-мимешләргә ышанасы, багып утырасы килми. Бу яшүсмерләрне бер дә жәлләмим. Аларны закон буенча хөкем итсеннәр. Алар моңа 100% лаек.

Ә менә баланы тәрбиягә алган ата белән ана, әби белән бабай моңа лаек түгел. Алар, бер бәхетсез бала әзрәк булсын, дип бер бала гына алырга теләгән, ә нәтиҗәдә 3не алганнар, чөнки аның кыз һәм малай туганнары булган. Ә әби белән бабай оныкларын үз балалары кебек үстерде. Күпләр бу баланың мондый начарлык эшли алуына ышанмый, әмма… Алла сакласын, беркемгә алар урынында булырга язмасын.

Әти-әниләрен җавапка тартырлар дип уйламыйм, ә менә укытучыларын азапларлар. Әбидән икенче оныгын алып китәрләр, дигән сүз дә бар», – дип бу вакыйгага ачыклык кертә Гөлназ Галиева.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100