news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Моны кем эшләгәнне белмим....» - Марат Яруллин концертында күңелсез хәл

news_top

Җырчы Марат Яруллинның Апастагы концертында күңелсез хәл килеп чыккан. Бу хакта артист социаль челтәрләрләрдә сөйләде.

Апаста бик матур концерт куйдык. Ләкин мин концерттан соң килеп чыккан күңелсез хәл турында сөйләргә телим. Безнең концертларга йөрүчеләр белә – безнең үзебезнең мерч бар – утболкалар, худилар, ручка-блокнотлар, нактейкалар һәм башка әйберләр. Бүген концерттан соң безнең бер футболканы урладылар.

Мин моны кем эшләгәнен белмим. Бәлки, ул олы кеше булгандыр, ә бәлки, бала яки яшүсмердер. Проблема анда түгел. Кызганычка, бу кешегә әти-әнисе тиешле тәрбия бирә алмаган. Бәлки, карак әлеге футболканы бик тә кияргә теләгәндер, ә акчасы булмагандыр. Ләкин бу аңа кеше әйберенә тию хокукы бирми. Бу әйберләр безгә дә бушка гына килмәде бит, без алар өчен акча түләдек, – ди җырчы.

Марат Яруллин футболканы урлаучыга мөрәҗәгать итеп: «Бу бик астыртын, ямьсез һәм түбән гамәл. Мин синең башка беркайчан да мондый адымга бармавыңны телим. Әлеге футболканы кигән саен, «бу бит минем әйбер түгел, урланган футболка» дигән уй сиңа тынгы бирмәсен», – ди ул.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 9 апрель 2026
    Исемсез
    Бер футболка гына булгач, зур югалту түгел. Бер сумка тулы 20 футболка дип уйладым башта. Берне үзегез кемгәдер бүләк итеп, онытып җибәрергә дә мөмкин. Артистлар әйберләрен бикле бүлмәдә сакламыйлар микәнни? Анда кем кереп чыкканын күрмәслек булгач, ничек була инде ул. Сезне бәлеш белән каршылыйлар, мунча белән озаталар, дип сөйлиләр, рәхмәтләр укыйлар бит артистлар. Бер футболка буталып калгандыр клубта, килеп чыгар, клуб мөдире үзе китереп бирер әле, бик ашыгып кайгырмыйк, баш исән булсын.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар