news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Моңсу бетә...» – Марат Яруллинның «Миңа нишләргә» җырына клибы чыкты

news_top
«Моңсу бетә...» – Марат Яруллинның  «Миңа нишләргә» җырына клибы чыкты
Фото: Марат Яруллинның шәхси аккаунтыннан

Җырчы Марат Яруллинның «Миңа нишләргә» дигән җырына клибы чыкты.

«Премьера. «Миңа нишләргә». Ютуб каналда тулы версиясен карый аласыз. Сценарий авторы һәм режиссер – Марсель Мәхмүтов. Оператор – Марат Мөдәрисов. Төп рольләрдә – Раяна һәм Айзат», – дип, аларның һәрберсенә сылтама калдырган Марат социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Клипны караучыларның күбесе: «Шә-ә-ә-п!», «Ва-а-ау!», «Супер», «Афәрин!» – дип соклануын белдергәннәр.

«Клибның идеясе әйбәт. Тик ахыры күңелсез тәмамлана. Актрисаның көлүе бик ясалма», «Моңсу бетә», «Кыскасы, клип шәп һәм мин аның трилогия булуын теләр идем. Дәвамын көтәбез. Имеш, алар үскәннәр һәм башкалар...», «2нче өлеш «просится», «Күптән күңелгә үтеп керерлек клип күргән юк иде», «Эх, авыл атмосферасы...» – дип язучылар да булган.

Исегезгә төшерәбез, әлеге җырның көен – Рим Шәрифуллин, сүзләрен Рим Шәрифуллин һәм Миләүшә Әфләтунова иҗат иткәннәр.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 8 июнь 2023
    Исемсез
    Бердэ ошамады,мэгьнэсез жыр.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар