Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мөнир Рахмаевның хатынының бер айга күпме акча тотканын әйтте

news_top_970_100
Мөнир Рахмаевның хатынының бер айга күпме акча тотканын әйтте
Социаль челтәрләр

Җырчы Мөнир Рахмаевның хатыны, блогер Илсөяр Рахмаеваның социаль челтәрдәге сәхифәсе, гаилә Төркиядә ял итеп кайтканнан соң, бик активлашып китте. «Подписчик»лар саны шактый булса да, моңа кадәр бернинди активлык сизелмәгән сәхифә күзгә күренеп җанланды. Бу көннәрдә халык, бик кызыксынып, башка пабликлар күчереп куйган ярымшәрә фотолары аша Илсөярнең өреп кабартылган кебек күкрәкләрен, фигурасын, ясалмаган бер генә җире дә калмаган йөз-кыяфәтен күзәтте.

«Кайнар» фотолар аның язылучыларын да азрак «селкеткән». Элегрәк Илсөярнең фотолары астында бер генә комментарий булмауга да, «сорау  җавап» рубрикасына бер тапкыр да сорау калдырмаганнарына да игътибар иткәнебез булды. Бу юлы блогерга берничә сорау килеп төшкән.  

Бер язылучысы аннан: «Үзегезгә айга күпме акча сарыф итәсез?» – дип сораган.

Илсөяр үзе җавап бирмәкче булып, видео кабызган булган, ләкин… кадрга Мөнир килеп «кысылган».

«Алдан ук әйтеп куям – күп, бик күп! Ул акчаны күбрәк тоткан саен, минем чәчем пеләшләнә бара», – дип тә шаярткан ире.

«Әйе, ир эшли, ә хатын – матур», – дип кушылган хәләл җефетенең сүзләренә Илсөяр. 

«Үзегезнең хатын-кызларыгыз өчен акча сарыф итегез», – дигән Мөнир.

Пар: «Ничек таныштыгыз?» – дигән сорауга җавап биреп тормаган. «Әйтмибез, сер булып калсын. Әллә ни кызыгы юк, барыгызга да бәхет телибез», – дигәннәр алар.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 26 май 2023
    Исемсез
    Два сапога пара
  • 26 май 2023
    Исемсез
    Нигэ бу шлэпэле мэжлес официанты матур хатынга ойлэнмэде микэн зур акчасы була торып. Ир затына ошаган бу жан иясен каян элэктерде микэн. Или бу махсус эшлэнгэн прикол микэн ?
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100