news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мөнир Рахмаевның хатыныннан каймак бәлеше рецепты

news_top
Мөнир Рахмаевның хатыныннан каймак бәлеше рецепты
Фото: Илсөярнең социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Мөнир Рахмаевның хатыны Илсөяр социаль челтәрдәге сәхифәсендә каймак бәлеше рецепты белән уртаклаша.

Камыр өчен башта апара (ярты стакан суга бераз шикәр комы һәм он) ясарга, аннары 1 йомыркага бер чеметем тоз салып тугларга, йомшак атланмай, он салып камыр басарга. Камырны 20-30 минут ял иттерергә кирәк.

Эчлек өчен 3 йомырка, шикәр комы, каймакны яхшылап болгатырга. Камырны җәяргә, табаны майларга, камырны салырга, таба кырыйларына чыккан артык камырны кисеп алырга.

Бәлеш кырыен бизәкләү өчен, телемләп кисеп чыгарга һәм аларны бер-берсе өстенә куеп барырга. Әзер бәлешне 180 градуста 30-40 минут пешерергә.

«Соңыннан бәлешне бүлмә температурасына кадәр суытырга һәм төнгә суыткычка куярга. Чизкейк кебек тәмле булачак. Мин яратканча, юка камырлы, күп эчлекле каймак бәлеше килеп чыга», – ди блогер.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар