news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мөнир Рахмаевның хатыны зарлана: «Әле бер, әле икенче хастаханәгә йөрибез…»

news_top
Мөнир Рахмаевның хатыны зарлана: «Әле бер, әле икенче хастаханәгә йөрибез…»
Социаль челтәрләр

Җырчы, алып баручы Мөнир Рахмаевның хатыны үзенең блогында кызының бертуктаусыз чирләп торуы өчен борчылып, видео яздырган.

«Без әле бер, әле икенче хастаханәгә йөрибез. Беркөнне Балалар республика клиник хастанәсендә булган идек. Табиб пульмонологка язылдык. Ул – иң яхшы табибларның берсе. Кичә шунда ук аллергологка күрендек. Ул безгә бик күп анализлар тапшырырга кушып, кайтарып җибәрде.

Без Асьмираның нигә ютәлләвен аңлый алмыйбыз. Ул төнлә дә, көндез дә, сентябрьдән бирле туктаусыз ютәлли. Дәваланабыз гына, барысы да яңадан башлана. Дәваланганнан соң да ютәл ахыргача бетми. Мин инде көчсез. Берара туктап торган идем, хәзер яңадан дәвалый башладым. Ингаляцияләр, сироплар. Белмим инде нишләргә дә.

Өстәвенә, үзебез дә ютәлләргә тотындык. Барлык авыруларны бу елда калдырып, Яңа елга сау-сәламәт булып керсәк иде», – дигән ул.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 29 июль 2024
    Исемсез
    Балага гакыйка корбаны чалдыгызма?
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар