news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мөнир Рахмаевның хатыны тагын диңгез буенда төшкән «кайнар» фотосын күрсәтте

news_top
Мөнир Рахмаевның хатыны тагын диңгез буенда төшкән «кайнар» фотосын күрсәтте
Социаль челтәрләр

Җырчы, алып баручы Мөнир Рахмаев, җәйге туйлар сезонын төгәлләп, ниһаять, гаиләсе белән ялга очкан. Рахмаевлар Төркиянең Белек шәһәрендә кызына. Артистның хатыны, блогер Илсөяр Рахмаева исә, бу мөмкинлектән рәхәтләнеп файдаланып, халыкка үзенең идеаль фигурасын күрсәтә. Блогерның социаль челтәрдәге сәхифәсендә үтә дә ачык су коену костюмыннан төшкән беренче «кайнар» фотосы да барлыкка килде. «Бернинди фильтрлар да кирәкми, ел буе юкка шөгыльләндеммени? Мондый фотоларсыз булмый», – дип яза ул. Илсөяр Төркиядән контентның күп булачагын да искәртә.

Исегездә булса, узган ел Илсөярнең диңгез буенда төшкән шәрә диярлек фотолары халыкта шау-шу уяткан иде инде. Илсөярне дә, хатынына шулай киенергә рөхсәт иткән Мөнирне дә әхлаксызлыкта гаепләделәр.

Быелгы фотосы:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар