Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мөнир Рахмаевның хатыны элекке фотосын күрсәтте. Нык үзгәргәнме?

news_top_970_100
Мөнир Рахмаевның хатыны элекке фотосын күрсәтте. Нык үзгәргәнме?

Мөнир Рахмаевның хатыны Илсөяр Рахмаева социаль челтәрләрдә укучыларының сорауларына җавап биргән. Бер Интернет кулланучы Илсөярдән яшь чаклары турында сөйләвен үтенгән һәм элекке фотосын күрсәтүен сораган. 

Мин Казанда туып-үстем. Башта 9нчы мәктәптә, аннары, яшәү урынын алыштыру сәбәпле, башка мәктәптә укыдым. 9нчы сыйныфтан соң Казан банк мәктәбенә укырга кердем. Аны тәмамлаганнан соң югары икътисади белем алдым. Декрет ялына кадәр банк өлкәсендә эшләдем, – дигән ул.

Илсөяр алдагы сторисларына үзенең элекке фотосын да урнаштырган. «Үземне белә-белгәннән бирле чәчләрем озын булды. Ә иртәгә мин чәчемне кистерергә җыенам. Бу – минем өчен бик җитди адым.

Бу фотода чәчәләрем буялган. Мокко дигән төс, ахры. Кашларым нинди нечкә. Шулай йөрү модада иде бугай», – дип язган ул. 

Илсөяр Рахмаева «Интертат»ка: «Декретта булсам да, үз-үземне карарга вакыт табам. Үзем турында акчаны күпләп туздыручы, иркә хатын-кыз дип әйтмәс идем. Маникюр, педикюр, керфек үстерү, чәч буяу ише процедураларга аена 10 мең тирәсе акча сарыф итәм», – дип сөйләгән иде. 

Ничек уйлыйсыз, Мөнир Рахмаевның хатыны нык үзгәргәнме? 

 

Фото: © социаль челтәрләр

 

Фото: © социаль челтәрләр

 

Комментарийлар (4)
Калган символлар:
  • 28 февраль 2023
    Исемсез
    Эстэгафир,авызынны эйтер идем,ташка улчим,нигэ тэбигый матурлыкны бозалар микен,бер матурлыгы юк,галош авыз инде бу
  • 22 февраль 2023
    Исемсез
    Яшь вакытта матур булгансыз Хэзер куркыныч сез
  • 21 февраль 2023
    Исемсез
    Нигэ авызларын бозаулаган сыер куте кебек ясаталар икэн?!
  • 21 февраль 2023
    Исемсез
    Чын чибэр кызлар ясалмв ямьсез курчакка эйлэнгэн! Коточкыч
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100