Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мөнир Рахмаев хатыны турында начар сүз язучыларга: «Сез дә хатыннарыгызны матурлагыз»

news_top_970_100
Мөнир Рахмаев хатыны турында начар сүз язучыларга: «Сез дә хатыннарыгызны матурлагыз»

Алып баручы, җырчы Мөнир Рахмаев хатыны Илсөярнең өр-яңа фотосессиядән «кайнар» фотолары янында калдырылган бер комментарийга җавап биргән. Чөнки: «Ой, нинди хатын-кыз», «Бу нинди тигрица», «Ракета, бомба, петарда», «Син – алиһә», «Журнал тышлыгынннан төшкән кебек», – дигән уңай комментарийлар янында бер ир-егет: «Маймыл», – дигәнен дә язып калдырган.

Мөнир Рахмаев, хатыны турында тискәре сүзләр күреп, түзеп тора алмаган. Артык каты бәрелмичә генә, түбәндәге комментарийны язып калдырган:

«Шулай кирәк, мәхәббәтем! Син – минем патшабикәм, мин сине яратам. Хәзер бик күп негатив һәм позитив язачаклар. Без моны көтәбез. Әйе, өйләнгән ир-атлардан да комментарийлар күрдем. Болай дип әйтәсем килә: ир-атлар, үзегезнең хатын-кызларыгызны яратыгыз. Чит хатыннарга карамагыз һәм матур хатыннар турында негатив язмагыз. Сез дә хатыннарыгызны матурлагыз. Һәм сез башкаларга негатив язудан туктарсыз. Барлык гаиләләргә дә позитив һәм бәхет телим», – дигән ул.

Сторисларына караганда, көне-төне тырнак, керфек, массаж ясату ише матурлану процесслары белән мәшгуль булган Илсөяр тагын бер яңа пост урнаштырган. Анысында җырчының хатыны макияж ясата. Үзен макияжга кадәр һәм аннан соң күрсәтә.

Ничек уйлыйсыз, Илсөяргә бизәнү килешәме?

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 1 март 2024
    Исемсез
    Матур
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100