Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Монголиянең һәр кешесе илдә табылган казылма байлыклардан керем ала башлаячак

news_top_970_100

Монголиянең бөек дәүләт хуралы (парламент) Милли иминлек фонды турында законны тулысынча раслады. Бу закон илнең табигый байлыкларыннан илнең һәр кешесен өлеш белән тәэмин итә. Бу хакта парламент спикеры Гомбожавын Занданшатар хәбәр итте, дип яза «КМ.RU В Мире» сайты.

«Хәзер махсус комиссия файдалы казылмаларны эзләүгә һәм чыгаруга рөхсәт бирүне, алар өчен түләүне һәм салым салуны контрольдә тота. Болар – Милли иминлек фонды турындагы законны тормышка ашыруның төп шартлары», – дип яза парламент рәисе сүзләрен ТАСС агентлыгы.

Өч фонд булдырыла. Беренчесе халыкара финанс базары коралларына активлар инвестицияләп, киләчәк буыннар өчен акча туплаячак. Икенче фондтагы акча сәламәтлек саклау, мәгариф һәм торак программаларына ярдәм итүгә тотылачак. Илнең зур проектларын һәм программаларын Үсеш фонды финанслаячак.

«Монголиядәге һәр гражданинның саклык счеты булырга һәм шунда тупланма фонды акчалары теркәлеп барырга тиеш. Бу счет өчен Үзәк банк җаваплы. Монголия – гаять зур табигый байлыкларга ия ил. Мондый байлыклары булган халык фәкыйрь булырга һәм үсештән артта калырга тиеш түгел», – дигән спикер.

Монголия премьер-министры Лувсаннамсрайн Оюун-Эрдэнэ тавыш бирү алдыннан әйткәнчә, бу законы турында сөйләшү 30 ел дәвам иткән.

Закон кабул ителгәч, файдалы казылмалар табучы иң зур компанияләр керемнәренең 34 процентын фондка күчереп барачак. Бу – «Эрдэнэт» – элекке Россия – Монголия компаниясе. Әлеге компания – бакыр һәм молибден табу һәм баету буенча Азиядәге иң зур оешмаларның берсе. Шулай ук «Оюу толгой» – бакыр чыганагы хуҗасы һәм бакыр концентраты экспортеры. 7 млрд тонна чимал запаслы иң зур күмер ятмалары төркеменә ия «Эрдэнэс Таван-толгой» дәүләт акционерлык җәмгыяте. 2012 елда әлеге компаниянең акцияләренең бер өлеше, табигый байлыклар өлеше буларак, илнең 2,5 млн кешесе арасында бушлай бүленә. 2024 елның 31 гыйнварыннан әлеге кәгазьләр буенча дивидендларны 2012 елдан соң туган 1 миллионга якын кеше ала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100