Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Монголиядә протест: урамга чыккан халык карак түрәләрне хөкем итүне сорый

news_top_970_100

Монголиядә якшәмбедән бирле санкцияләнмәгән протестлар дәвам итә. «Монголын унэн» һәм CentralAsia мәгълүматларына караганда, демонстрантлар Хакимият Сараена бәреп керергә омтылган, әмма аларны тоткарлап калганнар. Полиция таралуны таләп итә. Улан-Батор губернаторы халыкны көч кулланып тарату турында указ чыгарган. Әмма протестлар тынмый.

Монголия Президенты, халыкны тынычландыру өчен, Хурэлсух парламентны һәм хакимиятне таратырга һәм чиратсыз сайлаулар уздырырга тәкъдим итте.

Протестларның сәбәбе – түрәләрнең караклыгы фаш ителү. «Эрдэнс Таван Толгой» хакимият компаниясе чыгарган ташкүмерне урлаганнары ачыклана. Күмер Кытайга сатылган, әмма соңыннан Кытайның 6,5 млн тоннага азрак күмер алганы ачыклана. Аерманы Монголия һәм Кытай түрәләре урлаган, дип фаразлана.

Ришвәтчелек нәтиҗәсендә Монголия 1,8 миллиард АКШ доллары югалткан. Чагыштырмача кечкенә һәм ярлы Монголия өчен бу – гаять зур сумма. Монголия экспортының 86 проценты Кытайга китә һәм аның яртысы диярлек – күмер.

CentralAsia порталы мәгълүматларына караганда, Кытай күмер урлаган түрәләрне үлем җәзасына хөкем иткән, урлашуда катнашкан монгол түрәләренең исемнәрен Монголия премьерына җиткергән. Әмма Монголиядә бу мәгълүматны халыктан яшереп калмакчы булып маташканнар.

Протест белдерүчеләр бу түрәләрнең исемнәрен әйтүне һәм аларны җәзалауны таләп итә (Монголиядә үлем җәзасы 2016 елда бетерелде).

Шушындый зур масштаблы урлашулар фондында илдә бәяләр арту халыкны бик нык ярсыткан. Шуңа да алар урамнарга чыга.

Халык протестлары нәтиҗәсендә, Монголиядә күмер урлау буенча берьюлы 10 җинаять эше ачылган – алар килешүләр, транспортировка һәм тимер юллар белән бәйле.

Урам протестлары 2022 ел башында Казахстанда булган хәлләрне хәтерләтә. Ул вакытта сыекландырылган газга кинәт бәя арту аркасында халык протест белдергән иде.

Бу протест нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин? Бу протестлар аркасында Россиягә карата нейтраль карашта булган Азия дәүләтенең «Америка – Европа» яклыга әйләнүе мөмкин, дигән фараз бар.

Күрәсең, ул вакытта да, хәзер дә бу хәлләрне сәяси максатларда кулланырга тырышалар, дип яза публицист Владислав Опарышев. «Хәзер АКШ бер «кулы» белән Украинада каршы торулар булдырса, икенче «кулы» белән Азияне «яндырырга» тели. Бар көчләренә тырыша, чөнки алга таба Тайвань өчен көрәш булырга мөмкинлеген барысы да аңлый. (Кытай бәйсез Тайваньны үз контроленә алырга тели). Ахыргы парламент сайлауларында Кытай белән бердәм дәүләт яклы булган партия җиңеп чыкса да, «зур уен» тукталып тормый. Казахстан һәм Монголияне Россия белән Кытай «астыннан» чыгарып, геополитик тәртипне үзгәртү аркасында якынайган безнең илләр тирәсендә яңа тотрыксызлык китереп чыгарып була», – дип фаразлый ул.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100