Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Монголиядә 3 миллион баштан артык мал ачлыктан үлгән

news_top_970_100
Монголиядә 3 миллион баштан артык мал ачлыктан үлгән

Монголиядә ачлыктан 3 миллион баш мал үлгән. Бу хакта илнең Гадәттән тыш хәлләр буенча баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Ууганбаяр Батмнх хәбәр иткән. Ул Монголия территориясенең 80,6 проценты джут белән зарарланганын әйткән. Шул исәптән, 21,8 проценты «железный» джут, 25,9 проценты ак джут белән зараланган, дип яза «Central Asiа» порталы.

4 мартка булган мәгълүматлар буенча, илдә 3 089 420 баш терлек үлгән, бу – гомуми санның 4,7 проценты. 100 меңнән күбрәк гаилә мал-туарсыз калган.

Гадәттән тыш хәл буенча дәүләт комиссиясе хәбәр иткәнчә, 17 аймактагы 135 сомонда ак джуттан, 11 аймактагы 50 сомонда боз джутыннан интегәләр, ә тагын 60 сомонда вазгыять афәт хәленә якын, дип бәяләнә.

Вазгыять язын тагын да кискенләшәчәк. Яз салкын, кар һәм тузан бураннары булачак, дип көтелә, бу исә малларны көтүгә чыгаруны, бозаулауны катлауландырачак.

Джутның өч төре була: кара, ак һәм боз джуты. Кара джут җәен азык җитмәүдән була. Ак джут кышын көчле кар явып, аяк астындагы азык каплану аркасында була. Ә боз джуты кышын көннәр җылыткач, кар эреп, соңыннан бозланып каткач килеп чыга, шулай итеп, маллар җир өстендәге азыкны ашый алмый. Бу кышта әлеге өч төрле афәт өчен дә шартлар булган.

Гадәттә, бу стихияле бәла-казага Казахстанда һәм Кыргызстанда юлыгалар. «Sputnik Кыргызстан» хәбәр иткәнчә, быел Монголиядә иң кырыс кышларның берсе булган: ил территориясенең 80 проценттан күбрәк өлеше калын кар белән капланган. 2023 елның кышында Монголиядә джуттан 300 меңнән күбрәк баш мал үлгән булган.

Узган ел ахырында Моноголия 64,7 млн баш терлек булган. Алар арасында 29,4 млн баш сарык, 24,6 млн баш кәҗә, 5,3 млн баш сыер, 4,8 млн баш ат, 473,9 мең дөя була. 2022 ел белән чагыштырганда, маллар 9,1 процентка, ягъни, 6,4 млн башка кимегән.

«Зәмһәрир суык һәм карлы кышта көтүлекләрдәге 3 089 420 терлек ачтан үлде. Югалтулар 2024 ел башында исәпкә алынган йорт малларының 4,7 процентын тәшкил итте. Зыян күргән терлекчеләргә бөтен ил буенча ярдәм җыю кампаниясе дәвам итә», – диелә комиссия хәбәрендә.

Комиссия мәгълүматлары буенча, бу катлаулы хәл язын тагын да кискенләшәчәк. Метеорологлар фаразларына караганда, Моноглиядә яз еллык нормадан салкынрак булачак, көчле кар һәм тузан бураннары көтелә. Бу – малларны көтүгә чыгару, аларны бозаулату өчен начар шартлар тудыра.

Монголия – борынгы заманнардан бирле терлекчелектә күчмә көтүлекне саклап калган аз санлы илләрнең берсе. Бу, файдалы казылмалар табу белән беррәттән, икътисадның иң төп тармакларының берсе. 2023 ел ахырына 3,4 млн кеше яшәгән Монголиядә 64,7 млн баш йорт терлеге була. Мал-туарны, ел әйләнәсе яшәү чыганагы буларак, 189 300 йорт хуҗалыгында асрыйлар.

Монголиядә рәсми эшкә урнашкан һәр дүртенче гражданин күчмә терлекчелектә эшли, мондый терлекчелек 95 процентка табигый көтүлекләргә һәм табигый бәла-казаларга бәйле. 2023-2024 елгы кебек зәмһәрир кыш Монголиядә соңгы 20 елда булмаган. Һава температурасы 38-40 градус булган, ә явым-төшемнәр 80-90 процент булган, ил территориясе 38 см калынлыкта, урыны белән 60 см калынлыкта кар белән капланган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100