«Мондый нәрсә кинода гына була!» - Рөстәм Нәбиев хатынына шәп бүләк ясаган
Танылган блогер, Башкорстан егете Рөстәм Нәбиев барлык хатын-кызларны гаҗәпкә калдырып, хатынына бүләк ясаган.
«Туган көнеңә бүләк хакында озак уйландым. Тик эмоцияләр бүләк итүдән кала әйбәтрәк нәрсә уйлап чыгара алмадым. Шуңа син иртәгә Төркиягә очасың! Мин сине бик яратам! Безнең барыбыз өчен дә рәхәтләнеп ял итеп, күңел ачып кайт. Без сине өйдә көтәчәкбез», — дип язган ул тормыш иптәше Индирага.
«Нинди супер ир син! Болай да була икән! Россиядә тагын бер бәхетле хатын»
«Мин дә шулай телим. Азат Фазлыев, миңа да эмоцияләр бүләк ит әле. Рөстәм, афәрин», — дип шаярган Алсу Фазлыева.
«Ярар, кыз үссен инде азрак. Балтачка да ярыймы, җимеш?» — дип җавап кайтарган Азат Фазлыев үзе.
«Шәп бүләк», «Мин мондый нәрсәләр кинода гына була дип уйлый идем», «Һәр хатын-кызның да шундый ире булсын иде. Аерылышучылар саны да кимер иде», «Һәрвакыттагыча, гаҗәпләндерә беләсең, афәрин», — дип шатлана инстачылар.