Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мондый үлемне беркемгә дә күрергә язмасын»

Әтнә районының Түбән Көек авылында 9 декабрьдә үз өендә 65 яшьлек Рафаэль Әхмәтханов янып үлә. Рафаэль абыйның хатыны Әлфинур апа кайчандыр бәхетле булган гаиләнең ничек итеп таркалуы һәм күп кызларның күзләрен яндырган егетнең түбән тәгәрәве турында сөйләде.

news_top_970_100
«Мондый үлемне беркемгә дә күрергә язмасын»

«Ике атна туй иттек»

Кайчан бу дөньядан мәңгегә китүебезне беребез дә белмибез. Рафаэль абыйның хатыны Әлфинур апа да 5 декабрьдә үзенең ирен соңгы тапкыр күрүе турында уйламаган.

Әлфинур апа, кайгыгызны уртаклашабыз. Рафаэль абый белән ничек таныштыгыз?

Рәхмәт, балам. Без Рафаэль абыең белән Казанга барганда автобуста таныштык. Мин үзем Бәрәскә авылыннан, ә Рафаэль Түбән Көектән. Җиде ай йөргәч, өйләнешргә булдык.

Туйларны гөрләттегезме?

Әйе, бер атна аларда туй иттек, соңыннан бер атнага безнең авылга киттек. Өлкәннәр туен да, яшьләр туен да үткәрдек. 1976 елның 2 июнендә өйләнештек.

Ике кыз үстергәнсез икән.

1977 елда — Ландыш, 1981 елда Айгөл туды. Алар икесе дә кияүдә, Аллаһка шөкер. Өч оныгым бар.

Өйләнешкәч, Түбән Көектә яшәдегезме?

Юк, өйләнешкәч, Үзбәкстанга киттек. Рафаэльның әнисе ягыннан туганы шунда яши иде. Кызларымның икесе дә шунда туды. Мин балалар бакчасында тәрбияче булдым, Рафаэль сантехник булып эшләде. 1991 елларда Үзбәкстанда төрле үзгәрешләр булды. «Монда яшәп булмый», — дип, кире Түбән Көек авылына кайтып киттек.

Авылда әти-әни исән идеме?

Үз әтием без Үзбәкстанда яшәгәндә үлде. Әти 31 декабрь көнне. Үзең аңлыйсың, Яңа ел бәйрәме. Әни миңа хат язган, әмма ул хат миңа 12 гыйнвар гына килеп җитте. Ул хатны алгач, балаларны калдырып, бер атнага авылга кайтып киттем. Ә Рафаэльнең әти-әнисе исән иде.

Әтиегез нәрсәдән үлде?

Аның йөрәге туктаган. Сугышка катнашкан кеше. Сугыш турында куркыныч итеп сөйли иде. «Ипинең валчыгын да төшермәгез. Сугышта, үч иткән шикелле, бомба аш өстенә төшә иде», — дип сөйли иде. Аның сугышта аягы яраланган. Әтием сүзләренчә, аны эт тартып лазаретка чыгарып җиткергән. Әтинең аягын кисмәкче булганнар. Ул: «Үлсәм үләм, аягымны кистермим», — дип, икенче аягы белән хирургка типкән. Соңыннан өйгә кайткан. Унике ел дәвамында колхозда председатель булды. Әни авыл советы сәркәтибе булып эшләде.

«Өйдән чыгып киттем»

Яратып кияүгә чыктыгызмы?

Кияүгә чыкканда яхшы дип уйлыйсың инде. Кем белгән шулай булып чыгасын… Рафаэль абыең чибәр дә иде.

Әйбәт идеме?

Бик яхшы әти иде. Балаларга китап ташыды. Тарихны бик яхшы белә иде. Әнисе математика, физика укытучысы иде, шуңа күрә акыллы иде ул. Үзен-үзе генә бетерде, бичара…

Сез Казанда яшисез, Рафаэль абый Көектә яшәде. Күптән аерылдыгызмы?

Без законлы аерылышмадык. 2003 елда мин өйдән чыгып киттем.

Нигә чыгып киттегез?

Эчә иде, кызым. Эчкәч кул күтәрә, теле катылана иде. Кызларым: «Әни, әти сине я үтерә, я син җүләрләнәсең», — диде. Шулай итеп чыгып китәргә булдым.

Әниегез аның кул күтәргәнен белә идеме?

Белә иде инде. Көйгән урыннар бер-ике көн дә генә бетми бит. Берсендә эчәргә акча сораганда: «Юк бит», — дигән идем, маңгае белән битемә китереп бәрде. Икенче көнне борыннарым, күзләрем шешкән иде. Кече кызымны алып, әниләр янына Бәрәскәгә кайтып киттем. Анда бер атна торгач, кире кайттым. Эчмәгәндә, Рафаэль бик яхшы кеше иде.

Сез киткәч, ялгызы гына калдымы?

Кызларымның берсе: «Әни, нинди генә булса да барыбер әти бит инде ул», — дип үзе генә әтисе янына кайтып йөри иде. Соңыннан мин дә кайтып йөри башладым. Ашамлыклар алып кайтып, җыештырып китә идек. Соңыннан ул инфаркт кичерде. Пешерә дә алмаслык хәлдә калды. Шуңа күрә берничә төрле ашамлык алып кайта башладык. Ә ялгыз калдымы дигәннән, дуслар табыла инде ул, кызым.

Башка Рафаэль абыйны гафу итмәдегезме?

Бер гафу итеп карадым. Әмма ул барыбер үзгәрмәде. Янәдән Казанда бергә яшәп карадык. Башта эшләде дә кебек, ләкин озакка җитмәде. Ниндидер әшәке компаниягә эләгеп, тагын эчә башлады.

Башка үзегез кияүгә чыкмадыгызмы?

Юк, ничек чыгасың инде, ирем исән иде бит. Соңыннан бер бәхетең булмагач, булмый инде ул, кызым. Хәзер инде соң. 68 яшемне тутырам, Аллаһ боерса.

Рафаэль абый көнче идеме?

Телемнән тартып алдың. Нык көнләшә иде шул. Авылда яшәгәндә, мәктәп ашханәсендә шеф-поварның ярдәмчесе булып эшләдем. Яз-көз айларында комбайнерларны ашатырга кушалар иде. Шул комбайнерларның берәрсенә башка төрле итеп караганымны, аларның машиналарына кереп утырганымны күрсә, өйдә кара тавыш була иде инде. Безнең талашканны балалар күрә.

«Өй тулаем янып беткән инде»

Хәзер Рафаэль абый инде юк…

Мондый үлемне беркемгә дә теләп булмый. Аның тәнен кухняда таптылар. Кап-кара булып янып беткән. Эчәгеләре күренә иде, балам. Аягы эченә кадәр бөгелгән иде. Тире дигәне гомумән юк иде. Күзләре аккан… Шулай да йөзен таныдым. Ничә ел торган ирем бит ул, ничек танымыйсың?

Ул янгын каян чыккан соң?

Бер Аллаһ белә. Лапас, веранда, өй тулаем янып беткән. Берәрсе төртмәгәндер инде… Минем белүемчә, янгын лапас тирәсеннән башланган, өйдән түгел. Белмим. Урыны омҗах түрендә булсын, амин.

Түбән Көек авылы участковые Фәнил Сабиров сүзләренчә, янгын өйдән башланган.

Иртән булганмы ул?

Төнге өчтә яна башлаган, диләр. Әмма янгынны иртәнге бишләр тирәсендә генә күргәннәр. Ул йокламаган булган инде, чөнки авылдашларымның берсе тәрәзәдә уты яна иде әле диде.

Тарта иде, дисез. Бәлки тәмәкәсен сүндермичә ташлагандыр?

Мин аңа: «Тәмәкеләреңне әйбәтләп сүндер», — дия идем. Ул бит тарта иде дә, идәнгә ташлый иде. Ул көнгә кайтып булмый шул. Нәрсә булганын бик беләсе килә дә соң, булмый гына бит.

Соңгы тапкыр кайчан күрештегез?

Әле 5 декабрь көнне генә кайткан идем. Шул көнне соңгы тапкыр күргәнмен икән. Аның телефоны да булмады, шуңа күрә шалтыратышмадык та. 9 көнне китеп барды. Безнең авылда туган тиешле Сания апа яши. Шуның улы Мөнир 8 декабрь аңа ашарга илткән булган. «Үзен начар хис итми иде», — ди. Әле мин үлмим, дип яши иде, югыйсә.

Кайда җирләдегез?

Түбән Көектә әниләре янына җирләдек. Җирләгәндә, 8-9 кеше идек. Янгач, гәүдәсе кечкенә булып калган иде. Сүле акмасын өчен целофанга төрделәр. Үземә дип әзерләгән кәфелекне алып килдем, аңа бирдем.

Бәхетле булмадыгызмы?

Әй, балам, хатын-кызның бәхете ирендә инде ул. Ярый әле ике кызым бар, дим. Алма агачыннан йөрәк төшми, диләр бит. Улыбыз булса, әтисенә охшаса, нишләр идем?! Аллаһка шөкер, ике кызым да тормышта. Алар өчен яшим. Бәхетләре булсын. Моннан ары миңа кирәкми.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100