«Мондый киемдә минем дә рәхәт кич булыр иде» — Җырчы Чәчкә нык ябыккан
Җырчының яңа образы да бик килешле.
«Матур, рәхәт кич булды», — дип язган җырчы Чәчкә матур фото куеп.
Фотодан күренгәнчә, җырчы нык ябыккан һәм күннән тегелгән матур комбинезон-шорты кигән.
«Мондый киемдә минем дә рәхәт кич булыр иде. Ярар, безне халат та яраттыра», — дип тынычландырган үзен берәү.
«Эх, ник мин дә монда түгел?» — дип көрсәнгән икенче инстачы.
«Чәчкә — син чәчкәләр падишаһы», «Супер! Сөбханалла, күз тимәсен», «Син — чәчкә» кебек комментарийлар калдырган җырчының виртуаль дуслары.