news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Мондый кешеләр булганын белми идем» - Түбән Кама хатыны ковид кичерүе хакында сөйли

Ул барысына да рәхмәт әйтә.

news_top
«Мондый кешеләр булганын белми идем» - Түбән Кама хатыны ковид кичерүе хакында сөйли

Түбән Камада яшәүче Татьяна Котенкова ковид йоктыра һәм 7 мартта хастаханәгә эләгә. Аның үпкәләренең 20 проценты зарарланган була. Татьяна үзен дәвалаган табибларга рәхмәт белдерә. Бу турыда НТР 24 каналы хәбәр итте.

Түбән Кама ковид-госпиталенең «кызыл зонасында» 30 кеше дәвалана, шуларның 90 проценты 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр.

Татьяна сүзләренчә, табибларның бик игътибарлы булуы нәтиҗәсендә ул авыруны җиңеп чыга алган. 

«Мин бездә мондый кешеләр булуын да белми идем. Барлык табибларга, шәфкать туташларына, кече персоналга рәхмәт. Мин хастаханәдә ятканда бер дорфа сүз дә ишетмәдем. Шундый мәрхәмәтле йөрәкле кешеләр, барысын да аңлаталар, сөйлиләр. Гаҗәеп яхшы кешеләр», — ди Татьяна Котенкова.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар