«Мондый дус-туганнар белән дошманнар да кирәкми»
«Туганыңның яки дустыңның чын йөзен беләсең килсә, аларга акча биреп тор» дип юкка гына әйтмиләрдер. Кайбер кешеләр әҗәтне вакытында кайтарып бирүне һәм авыр вакытта ярдәм итүне үз бурычы дип санса, икенчеләре исә күпмедер вакыттан бурычы турында да оныта һәм юкка чыга.
Фәнзилә, 33 яшь:
Елга якын бер егет белән очраштым, хәтта аңа кияүгә дә чыгарга җыенган идем. Әмма әкренләп аның чын-чынлап нинди булуын аңладым. Ул миңа кунакка килә, суыткычта булган бөтен нәрсәне ашап бетерә, тагын өстәп сорый, телевизор карап ята. Шулай кыланса да, өйгә бер тамчы да әйбер алганы булмады, буш кул белән килә, үзенә дә кунакка чакырмый иде. Күрәсең, аның бөтен запасларын ашап бетерермен һәм диванда түшәмгә төкереп ятармын дип курыккандыр инде. Бу җилкуарга кияүгә чыксам, тормышым барып чыкмаячагын вакытында аңладым һәм араны өздем.
Гөлсинә, 30 яшь:
Иң якын дустым белән һәрвакыт ышанычлы мөнәсәбәтләрдә булдык — без балачактан ук таныш идек һәм һәр нәрсәдә бер-беребезгә ярдәм иттек. Мин аннан да якын кешем юктыр дип уйлый идем. Әмма бервакыт Айгизгә зур суммада акча кирәк булды. Ул мөмкин булган бөтен кешедән сорап чыкты, әмма кирәкле сумманы җыеп бетерә алмады. Ул вакытта фатир алыр өчен беренче взноска дип җыйган акчам бар иде һәм әлбәттә, мин якын кешемә булыша ала идем. Бернинди расписка да алмадым, янәсе нигә кирәк инде бу кәгазь боткасы, без аның белән 100 ел таныш бит инде. Мин акчаны бирдем дә, аны артык борчымаска тырыштым.
Күпмедер вакыттан Айгиз бурычны кайтарачак дип килештек. Бу көнгә кадәр әле шактый вакыт бар иде, дустым мине төп башына утыртыр дип курыкмадым. Әмма могҗиза булмады. Айгиз ниндидер шикле проекта акча керткән булып чыкты, «янган» һәм миңа бөтен сумманы килешенгән вакытта кайтарып бирә алмады. Танышларның берсендә дә бу кадәр суммада акча юк иде, ә банклар Айгизгә кредит бирүдән баш тартты. Мин бик катлаулы хәлдә калдым. Бер яктан караганда, мин бик тә үз фатирымны алырга телим, үземә ошаган, туры килгән вариантны табып килешү төзергә әзерләнгән идем, икенче яктан шушы хәлләр аркасында үз-үзенә урын таба алмаган дустыма да басым ясый алмыйм. Мин килешүдән баш тарттым һәм күпме хыялланган фатирымнан колак кактым. Айгиз акча табып бурычын кайтару өчен кулыннан килгәннең барын да эшләвен аңлыйм. Инде ярты ел узды, дустым әле дә әҗәтен кайтармады. Әлбәттә, ул качып, югалып йөрми, әмма миңа моннан гына хәлем җиңеләйми. Бу хәл яхшы төгәлләнер дип өметләнәм, әмма ышанычны гына кире кайтарып булмас шул. Бу хәлләрдән соң мин беркемгә дә бурычка акча бирмим, үз акчамны үземдә тотуны хуп күрәм.
Әлфия, 38 яшь:
Ул вакытта әле мин бик кечкенә идем. Бервакыт әни белән әтинең апасы Кәүсәрия арасында бик зур гауга чыкты. Алар нәрсә бүлешә алмагандыр, анысын белмим, нәтиҗәдә әни Кәүсәрия апа белән бөтенләй аралашмый башлады һәм бу әти вафат булганчы дәвам итте. Мин моны аларга дуслашу өчен яхшы сәбәп дип уйладым, чөнки алар икесе дә якын кешеләрен югалтты һәм кайгы аларны якынайтырга, берләштерергә тиеш кебек иде. Әмма барысы да бөтенләй башкача булып чыкты. Әти шушы еллар дәвамында бездән яшереп кенә апасына акчалата ярдәм иткән булган икән. Менә хәзер, матди ярдәм килеп торудан туктагач, ул бездән үзен жәлләтергә теләде, авыру һәм көчсез булып кыланды. Әмма бу уены барып чыкмасын аңлагач, милек бүлешеп янәсе үзенә тиеш булган өлешне бездән тартып алырга теләде. Әтинең үлгәненә елдан артты инде, ә Кәүсәрия апаның аның каберенә бер мәртәбә дә барып караганы юк, әмма хәзергә кадәр бездән мирасның бер өлешен тартып алырга тырышып йөри. Менә мондый туганнарың булганда, дошман да кирәкми инде.
Әминә, 25 яшь:
Мондый хәлдә калырмын дип башыма да китереп карамаган идем. Әни миннән яшереп кенә берничә ел дәвамында төрле банклардан кредит алган һәм аларны түләүдән туктаган икән. Вакытында түләмәгән өчен процентлары белән шактый зур сумма җыелган.
Әнине коллекторлар эзли башлады, башка туганнарны куркытып бетерделәр, әни бурычларын түләмәсә, бернәрсәдән тайчанып тормаячакларын әйттеләр. Хәтта фатирны тартып алу, физик зыян салу белән дә куркыттылар. Хәзер мин үзем дә бурычка баттым, ә әни аның капризлары өчен акча бирмәгәнем өчен миңа үпкәләде. Дөресен генә әйткәндә, мин шок хәлендә һәм мондый хыянәтне ничек кичерергә дә белмим.
Зиннур, 38 яшь:
Әтинең бик якын дусты бар иде, алар кечкенә вакытларыннан бирле бергә, утны-суны кичкән дуслар. Күптән түгел әти вафат булды. Һәм әти үлгән көнне шушы җан дусты кисәк кенә әтинең аңа 100 мең бурычы булуын искә төшерде. Янәсе, ул безне ашыктырмый, әмма бу акчаны аңа хәзер ук бирсәк бик яхшы булыр иде, диде… Менә шулай җиңел генә кесәңнән чыгар да, кулына тоттыр. Әле шушы кеше әтине күмгәндә ничек хәсрәтләнде бит, елаган булды… Без акчаны таптык һәм аңа бирдек, әмма шуннан бирле аның белән араны өздек, сөйләшмибез, аралашмыйбыз.
Раил, 45 яшь:
Мәктәп елларыннан бирле ике якын дустым калды, без алар белән аерылмас дуслар идек. Бергә үстек, эшләдек. Бер дустыбыз бик уңышлы гына үз эшен ачып җибәрде. Бераз вакыттан ул безне дә үзенә алды. Башта барысы да бик яхшы гына барды, әмма ахырда ул безне ташлап качты. Бөтен керемне үзенә алды да, безне буш кул калдырды. Без тавыш чыгарып тормадык, бу хәлләрнең аның үз намусына калдырдык. Әмма аңа башка ышаныч калмады.
Фәрит, 35 яшь:
Балачакта ук бер якын дус кызым бар иде, ул миңа ярдәм кирәк булганда гел янәшә булды. Берсендә ул миннән бурычка 80 мең акча алды, озакламый кайтарырга вәгъдә итте һәм… юкка чыкты. Туган көне алдыннан пәйда булды һәм үзенә кыйммәтле бүләк ясавымны сорады, аңа ниндидер бик кыйммәтле алка ошаган һәм аны алып бирүемне теләде. Мин ипләп кенә аңа бурычы турында исенә төшердем, ә ул үпкәләде, мине вакчыл дип ачуланып ташлады да юкка чыкты. Акча жәл түгел, әмма күпме вакыт чын күңелдән ышанып, дус дип йөргән кешенең шулай җиңел генә кәкре каенга терәтеп китүенә гарьләнәм.