Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мондый картлар йортына эләккәнче, эвтаназия яхшырак»

Татарстанда зур шау-шу тудырган җинаять эше кузгатылды: шәхси пансионатта яшәүче өлкән яшьтәге кешеләрнең үлгәннән соң күчемсез һәм башка милекләренең ниндидер кешеләр кулына күчүе ачыкланган. Шунда үлгән бер әбинең туганнары шау-шу куптарган. Хәзер тикшерүгә тагын шундый ничә очрак барлыгын ачыкларга кирәк булачак.

news_top_970_100

«Әби үлгән, аның милкен билгесез кешегә рәсмиләштергәннәр»

Совет районы суды Казанның Щербаково бистәсендәге шәхси йортларның берсендә урнашкан өлкәннәр өчен шәхси пансионат хуҗабикәсен тикшерү изоляторына озатты.

Мөмкинлекләре чикләнгән өлкәннәр һәм инвалидлар яшәгән әлеге бина турындагы шаккатыргыч хәбәрләр бөтен республиканы тетрәндерде. Анда аларның яшәү шартлары коточкыч, диелде, прокуратура, оешманы тикшереп, аны ябуны таләп итте.

Ачыкланганча, Татарстанда яшәүче хатын әбисенең югалуы турында полициягә мөрәҗәгать иткән. Пенсионер әби берникадәр вакыт картлар өчен пансионатта торган һәм шунда үлгән. Аның бөтен милке билгесез кешенең оныгына рәсмиләштерелгән.

Фото: © «Татар-информ», Дмитрий Шатров

Полиция хезмәткәрләре өлкәннәр өчен пансионатка бара, ул вакытта анда 22 кеше була. Оперативниклар нотариаль конторалар хезмәткәрләрен, медикларны, фармацевтларны, морг хезмәткәрләрен һәм юристларны сораштырган. Барлык материаллар Тикшерү комитетына тапшырылган.

Кайбер мәгълүматлар буенча, бу «картлар йорты»нда торучыларның үлүе сирәк күренеш түгел. Щербаково халкы «Татар-информ»га бина ишеге төбендә даими рәвештә диярлек «ашыгыч ярдәм» машиналарын күрүләре турында сөйли. Җирле халык сүзләренчә, өлкән яшьтәге әби-бабайларны туганнары монда үләргә алып килгән.

Аларны шунда калдырганнар, тәүлегенә берничә мең сум түләгәннәр һәм еш кына алар турында айлар буена исләренә төшермәгәннәр. «Татар-информ»га эчтә булган кешеләр сөйләгәнчә, аш бүлмәсе беренче карашка чиста кебек күренсә дә, өйдә әлегә кадәр күгәрек яки терек булмаган нәрсә исен хәтерләткән сәер сасы ис тора.

Фото: ©

«Балаларым мине монда китерүдән Аллаһ сакласын, эвтаназия яхшырак»

«Татар-информ» Щербаковода булып кайта. Әлеге куркыныч интернат – биек коймалы ак кирпечтән төзелгән 2 катлы бина – бистә читендә урман янында тора. Капка, койма һәм өйнең тышкы ишеге мөһерләнгән: аларга штамплар һәм даталар белән ак кәгазьләр ябыштырылган. Алар күптән түгел уздырылган тентүләрдән соң барлыкка килгән.

Интернат янында берничә зур матур йорт тора. «Татар-информ» хәбәрчесе еш кына интернат тирәсеннән узучы җирле халык белән әңгәмә коруга ирешә. Аларның сүзләренә караганда, элек биредә наркодиспансер булган, аннары өйдә картлар өчен интернат оештырганнар. Сөйләшә алганнарның барысы да диярлек тирә-юньгә таралган начар ис турында әйтә. Шулай ук анда яшәүчеләрне участоктан читкә чыгармауларын, аларны һәрвакыт сак астында тотуларын сөйли.

«Без дусларым белән моннан еш узабыз, гадәттә өй янында әллә нинди сасы ис аңкый иде. Кайвакыт безгә күрше бистәләрдәге кешеләр дә килә иде, алар да моны тоялар иде. Койма артында даими рәвештә кычкырулар һәм сүгенүләр ишетелеп торды», – дип сөйли шул бистәдә яшәүче Азалия.

Бистәдә яшәүче икенче бер хатын элек бу урында агач йорт булуын, аннары ул йортның януын һәм хуҗаларының кирпечтән яңа йорт салуларын исенә төшерә.

«Беренче вакытта анда наркодиспансер иде, ул гөж килеп тора иде. Җәнҗал купты, һәм аларны моннан чыгардылар. 5 ел элек булды бу. Карт кешеләр өчен бу йортта шартлар гомумән куркыныч. Мин монда гел йөрим, ләкин йотрның тышкы ягына чыгучыларны беркайчан да күрмәдем. Алар чыкмый иде. Мин монда иртән-кич йөрим, койма артында кычкырган тавышлар ишетелгәнен әйтә алам. Анда яшәүчеләр үзара кычкырышалар иде, һәм чит ил нянялары аларны сүгәләр яки кисәтүләр ясыйлар иде», – дип сөйли Мөнирә Хәсәнова.

Фото: © Татар-информ», Дмитрий Шатров

Аның фикеренчә, беренче чиратта үз әти-әниләрен бирегә тапшырган балалар гаепле.

«Мин аларга һәрвакыт: «Боларның барысын да күргәч, йөрәгегез ничек әрнеми?» – ди идем. Алар елмая гына иде. Нигездә ата-аналарын яшьләр китерә иде. Биредә бик еш «ашыгыч ярдәм» тора иде. Хуҗа хатынны мин беркайчан да күрмәдем. Балаларым мине монда китерүдән Аллаһ сакласын, эвтаназия яхшырак», – ди Мөнирә Хәсәнова.

Интернат тирәсендәге хәлгә карата шау-шу күтәрелү белән, биредә күп санлы тикшерүләр башланган: янгын куркынычсызлыгы һәм санитария нормаларын үтәүдә күп санлы кагыйдә бозулар ачыкланган. Оештыручыларга карата куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү буенча җинаять эше кузгатылган. Өлкәннәр өчен интернатта торучыларны Казан хастаханәләренә урнаштырганнар. Аларга кирәкле медицина ярдәме күрсәтелгән.

Шәхси пансионат хуҗасының кулга алынуы билгеле булды. Тикшерү версиясе буенча, 2023 елның җәендә берничә кеше Казанда яшәүче 76 яшьлек хатын-кызны ышаныч кәгазенә кул куярга мәҗбүр иткән. Шуннан соң аферистлар аның гомуми бәясе 100 млн сумнан артык булган күчемсез милеген үзләштергән.

Соңыннан мошенниклар судка «пенсионер табиб тарафыннан тикшерелде һәм психик тайпылышлары ачыкланмады» дигән ялган белешмә биргән. Бу вакыт эчендә пенсионер Щербаково бистәсендәге шушы бинада яши, узган кыш ахырында ул вафат була. Щербаководагы шәхси пансионат хуҗасы тикшерү изоляторына җибәрелде. Эш шау-шулы булырга вәгъдә итә.

«Татар-информ»нан тәрҗемә. Авторы: Дмитрий Шатров

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100